• Инфографика
  • Видеоязма
  • Сайланган язма
  • Мәкалә
  • Аудиоязма
  • Китап
Гыйлем
  • ТАРИХ
  • ФИЗИКА
  • ХИМИЯ
  • АСТРОНОМИЯ
  • ПСИХОЛОГИЯ
  • ҖӘМГЫЯТЬ
  • ТЕЛ
  • ӘДӘБИЯТ
  • ФӘЛСӘФӘ
  • БИОЛОГИЯ
  • ДИННӘР

Нардуган бәйрәме

04.01.2017

Урта Идел буенда һәм Уралда яшәгән кайбер татар төркемнәренең халык тәкъвимендә (календарь) кышкы кояш торгынлыгы 25 нче декабрьдән алып 7 гыйнварга кадәрге вакытка туры килә. Керәшен татарларында бу вакытны Нардуган, яки шайтан туе дип атыйлар. «Нар» монгол теленнән кояш, ут, ялкын дигәнне аңлата, ә «дуган» –  туган дип тәрҗемә ителә. Шуңа күрә дә Нардуган бәйрәмен кояш, табигать уяну бәйрәме белән бәйләгәннәр. Башкортлар һәм удмуртларда бу бәйрәм – Нардуган, чувашларда – Нартукән яки Нартаван, мокша һәм эрзя халыкларында Нардван яки Нардава дип йөртелә.

Нардуган йолалары турында беренче белешмәләр 19-20 гасырларга барып тоташа. Шуны әйтеп үтәргә кирәк: әле декабрьгә кадәр, кыр эшләре тәмамланып, һәм әкренләп кышка әзерлекләр башлангач, татарлар киләчәк ел турында чынлап торып кайгырта башлаганнар. Алар хәтта, төрле сынамышларга ышанып, киләчәкне алдан белү өчен төрле йолалар башкарганнар. Декабрь азагында, гадәттә, ул 25 нче декабрь булган, кичен авыл яшьләре, төрле битлекләр һәм костюмнар киеп, өйдән-өйгә кереп йөри башлаганнар. Йолаларның иң мөһиме биюләр, аларның хәтта билгеле бер башкару тәртибе дә булган. Мәсәлән:

1) ишегалдында башкарылган сәламләү биюе

2) өйгә кергәндә башкарыла торган бию

3) эрләүче әбинең һәм бабайның биюе

4) рәхмәт йөзеннән башкарылган бию

5) саубуллашу биюе

6) багу, күрәзәчелек белән бәйле булган биюләр

7) уеннар һәм учак тирәли әйлән-бәйлән әйләнү.

Тукай районында Нардуган тамашасында. © komanda-k.ru сайты

Иң элек биюләргә көйне скрипка ярдәмендә чыгарганнар. Соңыннанрак аны гармун алыштырган. Иң танылган биюләр «Эт биюе»,  «Сарык биюе», «Елан биюе»,  «Чиратлы бию», «Кара каршы бию» дип аталганнар. Аларның төп максаты киләсе елда уңышны булдыру һәм яшьләрнең шәхси тормышын яхшырту булган.

Нардуган бәйрәменең иң кызык вакыты – ахыры –  учак ягу санала. Күпчелек авылларда бер авылга бер зур учак ягылган, һәм авыл халкы ул учактан берәмләп яки парлашып сикереп чыга торган булганнар. Әгәр учак аша сикергән парның (егет һәм кызның) куллары ычкынмаса яки алар сикергәч учактан ялкынлы күмерләр күтәрелсә, алар өйләнешәчәкләр дип фараз кылганнар.

20 гасыр башында Нардуган йолалары үзенең актуальлеген югалтып бетерә диярлек. Әмма Алабуга районының кайбер авылларында һәм Саба, Питрәч районнарында бу бәйрәм һаман да билгеләп үтелә.

Гүзәл Шәвәлиева язмасы

тышлыкагы фото: Владимир Чумаков-Орлеанский, «Коляда» картинасы

Рубрика: МәкаләТеглар: бәйрәм, гореф-гадәт, йола, культурология, мәдәният



Сезгə ошар:





Гыйлем


Безне онытмагыз

Безнең электрон почта таратмасына язылыгыз һәм иң кызыклы язмалар белән танышып барыгыз.

Язылуыгыз өчен рәхмәт

Ниндидер хата бар

Без сезнең шәхси мәгълүматыгызны хөрмәт итәбез һәм бу мәсьәләгә җитди карыйбыз.

  • Безнең хакта
    • Нәрсә ул Гыйлем?
    • Мөхәррият
    • Күзәтү шурасы
  • Хәлбуки
  • Кулланучыга
    • Кулланучы килешүе
    • Тәрҗемә сәясәте
    • Авторлык хокуклары
    • Яңалыкларга язылу
  • Рубрикалар
    • Аудиоязма
    • Видеоязма
    • Инфографика
    • Китап
    • Комикс
    • Мәкалә
    • Сынау
    • Яңалык
  • Ярдәм күрсәтү
    • Автор булыгыз
    • Проектны популярлаштыру
    • Финанс ярдәме
    • Финанс хисабы
  • Башка проектлар
    • Терминнар базасы
    • Фәнни мәгълүмат индексы
    • Башка телләрдә бүлекләр

Copyright © 2016 Гыйлем.