Дөньяда булган барлык әйбернең дә нигезендә нәрсә ята? Миллионлаган галимнәр, фәлсәфәчеләр һәм дин әһелләре әлеге сорауга үз җавабын тәкъдим итә. Бу мәсьәләгә нейробиологларның һәм нейрофизиологларның да үз карашы бар. «Барысы да безнең башта нигезләнә», — ди алар. Әйе, нәкъ менә баш миебездәбезнең чын тормышыбыз бара — нәкъ менә ул без күрә торган рәсемне ясый, без сизә торган тәмне, без тоемлый торган халәтләрне һәм эмоция-хисләрне барлыкка китерә.
1960-еллар күп кенә фәннәр, шул исәптән нейробиология өчен дә бик уңышлы булып чыга. Бу чорда кешенең нерв системасының төзелеше һәм эш тәртибе турында җыелган белемнәребезгә бик мөһим элемент өстәлде — нейромедиаторлар ачылды. Баш миенең һәм кешенең бөтен нерв системасының нейроннар дип атала торган бик күп сандагы күзәнәкләрдән торуы инде күптән билгеле була. Нейроннар — бик тә үзенчәлекле күзәнәкләр. Аларның һәрберсенең чыгынтылары бар, шулар ярдәмендә «кул бирешә-бирешә», нерв күзәнәкләре бер-берсе белән элемтә кора һәм организмдагы нерв импульсларын тарата. Синаптик элемтә дип атала торган әлеге нейрон элемтәләренең санын күз алдына да китерү авыр — 100–200 млрд нерв күзәнәгенең һәрберсенең 10 мең чыгынтысы бар. Димәк, бу пәрәвездәге һәр күзәнәк башка күзәнәк белән 3–4 «кул бирешү» аркылы бәйләнгән.
Нерв импульсы нейрон чыгынтылары аша электр корылмасы сыман уза, ләкин галимнәр алтмышынчы елларда ук, аңлаганча, кайбер очракларда электр көче генә мҗитми икән. Чыгынты очлары арасында аралык бар. Синапста, ягъни чыгынты очлары очраша торган урында махсус химик матдәләр бүленгән очракта гына, ике нейрон нерв импульсын уздыра ала. Мондый матдәләр бик үзенчәлекле, аларның һәрберсе үзенә генә хас функцияләр өчен җавап бирә. Шулар ук нерв импульсларын нейроннардан мускулларга тапшыра. Бу матдәләрне фәндә нейромедиаторлар дип атыйлар.
Серотонин
Иң атаклы нейромедиаторлар исемлеген төзесәк, беренче урында серотонин торачак. Ул ашказаны-эчәклек трактының эшен көйли, хәрәкәтләнү активлыгы, мускуллар тонусы һәм, әлбәттә инде, яхшы кәеф өчен җавап бирә. Төрле гормоннар белән бергә эшләп, серотонин «хәлләр начар түгел»дән алып «искиткеч шәп!» дип әйтерлек кәеф һәм эмоцияләрне барлыкка китерә. Ә инде серотонинның җитеп бетмәве депрессия һәм стресс китереп чыгара, чөнки хисләр тотрыклылыгы һәм үз-үзеңне тота алу мөмкинлеге өчен дә ул җавап бирә. Серотонин организмда бүленеп чыксын өчен триптофан амин кислотасыһәм глюкоза кирәк. Боларның икесен дә углеводларга бай булган ашамлыкларда — шоколад, банан, тәм-томда, сөткә-майга изелгән камырда табарга мөмкин. Күрәсең, шуңа күрә дә без начар кәефебезне тәм-том ашап күтәрергә тырышабыз.
Дофамин
Дофамин — тагын бер атаклы нейромедиатор. Ул ләззәт алу хисен булдыру өчен җавап бирүе, төгәлрәк әйтсәк, эчке ныклык факторы булуы белән данлыклы. Исән калырга омтылу һәм үрчү белән бәйле гамәлләр кеше заты өчен ләззәт бирә алырга тиеш, чөнки шул очракта без шундый эшләр белән күбрәк шөгыльләнергә тиеш. Ә дофамин — эволюциянең татлы бүләге. Бу матдәнең организмдагы иң зур күләме ашаган чакта һәм җенси якынлык кылган вакытта җыела. Дофамин бүленсен өчен, алда булачак ләззәт турында уйлау да җитә. Бу механизм һәммәбезгә билгеле булган И. П. Павлов эте рефлексына якын.
Кайбер галимнәр фикеренчә, дофамин карарлар кабул итү процессында да барлыкка килә ала. Эш шунда ки, без берәр карар турында уйлаганда, соңрак безне көтәчәк нәтиҗә — «бүләк» турында да уйлап куябыз. Дофамин шул «бүләк» көтү хисе белән бәйле. Дофамины җитешеп бетмәгән кешеләргә нинди дә булса карарга килү авыр бирелә.
Окситоцин
Окситоцин — ул нейромедиатор да, гормон да. Бала тапкан хатын-кызларның бу химик матдә турында ишеткәне бардыр: аналык кыскару, күкрәк сөте барлыкка килү окситоцинга бәйле, шуңа күрә йөкле хатыннарга кайчагында бу гормонны өстәмә рәвештә кертәләр.
Окситоцинның психофизиологик роле дә бар. Организмда ул кешеләр арасында туа торган ышанычлы һәм җылы мөнәсәбәтләр өчен җавап бирә. Галимнәр үткәргән тикшеренүләр күрсәткәнчә, окситоцин кабул иткән дәваланучылар башкаларга, шул исәптән, таныш булмаган кешеләргә ышанычлырак карый икән. Бу нейромедиатор кеше белән якын контакт булганда, кешегә кагылганда яки сыйпашканда бүленә. Җенси мөнәсәбәтләр вакытында окситоцин аеруча күп ясала.
Ана белән бала арасындагы мөнәсәбәтләр белән дә окситоцин идарә итә — әнисе аркасыннан сөйгәндә, балада курку бетә, бәхет һәм рәхәтлек хисе туа. Сыйпаганда рәхәтләнеп мырлаган песи баласына да «бәхетне» окситоцин бүләк итә. Бу нейромедиаторның шундый сыйфатларын аутистларны дәвалаганда кулланалар. Ул аларга башка кешеләр белән мөнәсәбәтләр корганда күбрәк эмоцияләр күрсәтергә булыша.
Фенилэтиламин
Дөресен әйткәндә, фенилэтиламин нейромедиатор түгел. Ул дофамин һәм норадреналинны — кан басымын күтәреп, кан юлларын тарайта торган уяулык медиаторын эшләтеп кенә җибәрә. Сүз уңаеннан, лаборатория шартларында ясалган фенилэтиламиннан амфетамин һәм кайбер башка психоделиклар эшләнә.
Ләкин фенилэтиламинның тагын бер хикмәте бар әле. 80-елларда АКШта доктор Либовиц дигән галимнең «Мәхәббәт химиясе» дигән хезмәте чыкты. Анда фенилэтиламинның романтик хисләр белән идарә итүе тасвирланган. Бу матдә уяну белән, эчебездә күбәләкләр оча башлый, ә баштагы логика «сүнә». Либовиц шоколадта да фенилэтиламин бар дип исәпләгән, шуңа күрә гашыйк булуның нәрсә икәнен яңадан татып карарга теләгәннәргә шоколад ашарга тәкъдим иткән.
Доктор Либовицның мәхәббәт һәм фенилэтиламин арасындагы бәйлелек турындагы гипотезасы әле һаман да исбатланмады, ә менә шоколад турындагы идеясе кире кагылды инде — эш шунда ки, организмга кергән фенилэтиламин берничә минут эчендә таркала, шуңа күрә берничек тә тәэсир итәргә җитешми. Дөрес, плацебо эффекты барлыгын да онытмаска кирәк.
Эндоген әфьюнсыманнар (опиатлар)
Эндорфиннар (эндоген, ягъни эчке, морфиннар) лаборатория шартларында ясала торган әфьюнсыманнар, беренче чиратта, морфий белән охшаш булганга шундый исем белән аталган. Аларны энә кадап дәвалауның механизмнарын өйрәнгәндә, 1970-елларда, ачканнар. Организмга авыртуны бетерә торган наркотикларның блокаторларын кадаганда, энә кадап дәвалауның да авыртуны бетерү сыйфаты югалуына игътибар иткән галимнәр. Алар организмүзе үк морфиннарга охшаш булган матдәләр бүлеп чыгара икән дигән фикергә килгән.
Эндорфиннар авыртуны бетерә һәм стресска каршы тәэсир итә, аппетитны әзәйтә, кан басымын һәм тын алу ешлыгын тәртипкә китерә, организмныңяңару-терелү процессларын тизәйтә. Моннан тыш, стресс шартларында канда эндорфин күләме арта — бу эчке ресурсларны тупларга һәм авыртуга игътибар итмәскә мөмкинлек бирә.
Гомерлек бәхет…
Югарыда искә алынган серотонин һәм дофамин шунысы белән дә данлыклы: наркотик матдәләрнең күпчелеге һәм шулай ук алкоголь белән тәмәке бу нейромедиаторларның ясалуын һәм чыгарылуын көчәйтә. Һәм аларның бөтен куркынычы да шушы күренештә — бер теория буенча, серотонин белән дофаминның бүленүен ясалма рәвештә көчәйтә торган матдәләрне даими рәвештә кабул иткәч, организм аларны үзеннән-үзе ясамый башлый. Абстинент синдромы шуның нигезендә пәйда була да инде. Наркотиклар организмга тәэсир итүдән туктый, ләкин нейромедиаторлар ясалу системасы рәткә килергә өлгерми кала. Нәкъ шундый юл белән бәйлелек барлыкка килә.
Theory and practice сәхифәсендә Elena Foer язмасыннан тәрҗемә ителде.
Тәрҗемәне югары категорияле табиб-невролог Марат Хәйдәров мөхәррирләде.
Фото jillcarnahan.com алынды.