Һипатия — антик чор азагында яшәгән иң нәтиҗәле галимнәрнең берсе, ирек даулап чыккан беренче хатын-кыз, тарихта билгеле булган беренче хатын-кыз математик. Аның фаҗигале төстә һәлак булуы Рим империясенең тәмам христианлашуын, «Мәҗүсиләр фәлсәфәсе» чорына нокта куелуын аңлаткан.
Ул Искәндәрияле Теонның кызы булган. Һипатия Рим империясе акрынлап җимерелә башлаган катлаулы чорда яши. Әлеге чорда гомуми белем дәрәҗәсе бик түбән булган. Мәгълүматнең тиешле урынга барып җитүе шактый катлаулы һәм мәшәкатьле эш була. Шундый авыр хәлдә Һипатия фәнгә үз өлешен кертеп, караңгы чорда якты йолдыз кебек балкып торган.
Галимә табигатьне мантыйк вә математика аркылы аңлатырга тырыша. Моннан тыш, математика һәм астрономия турында китаплар да яза. Әлеге әсәрләренең берсе «Астрономик Канун» дип атала. Кызганычка каршы, аның әсәрләренең күбесе бүгенге көнгә кадәр барып җитмәгән.
Һипатия христиан диненең таралуына каршы була, шуның аркасында һәм башка шәхси конфликтлар тәэсире астында, халык көтүе аны үтерә.
Үлеменнән соң аның турында күп кенә роман, шигырь һәм пьесалар, фильмнар иҗат ителә. Алар арасында 2009 елда төшерелгән AGORA исемле фильм һәм инглиз язучысы Чарльз Кингстинен «Hypatia» дип аталган тарихи романы да бар.
Таңсылу Алтай язмасы
иллюстрация: patheos.com, wikimedia