• Инфографика
  • Видеоязма
  • Сайланган язма
  • Мәкалә
  • Аудиоязма
  • Китап
Гыйлем
  • ТАРИХ
  • ФИЗИКА
  • ХИМИЯ
  • АСТРОНОМИЯ
  • ПСИХОЛОГИЯ
  • ҖӘМГЫЯТЬ
  • ТЕЛ
  • ӘДӘБИЯТ
  • ФӘЛСӘФӘ
  • БИОЛОГИЯ
  • ДИННӘР

2016 елның декабре астрономия өчен нинди булып истә калачак?

03.12.2016

 

%d0%b4%d0%b5%d0%ba%d0%b0%d0%b1%d1%80%d1%8c-2016-%d0%b0%d1%81%d1%82%d1%80%d0%be%d0%bd%d0%be%d0%bc%d0%b8%d1%8fЕл дәвамында төнге күк йөзендә гаҗәеп күренешләр еш булып тора. Могҗиза эзләп, матбугат чаралары «ике Айны» да, әллә нинди көтелмәгән планета парадларын да уйлап таба. Ә чынлыкта исә астрономиянең могҗизалары гади һәм матур, аларны күзәтер өчен тылсымчы булырга кирәкми.

2016 елның соңгы аенда төнге күк йөзе нинди матур күренешләр күзәтергә мөмкинлек бирә соң?

3 декабрь — матур урак рәвешендәге Ай Венерадан (Чулпан йолдызыбыздан) 5 градус ераклыкта узып үтә.

10 декабрь — Меркурий көнчыгыш элонгациягә җитә. 21 градуста була ул (элонгация – күк сферасындагы ике нокта арасында почмак ераклыгы. Планета элонгациясе исә планетаның һәм Кояшның эклиптик озынлыклары аермасын аңлата).

11 декабрь — төнге күк йөзендә берьюлы 5 планетаны күзәтеп булачак: Меркурий, Венера, Марс, Уран һәм Нептун йолдызлар арасында балкып торачак.

13 декабрь — Геминидлар метеор агымының иң куәтле чагы. Сәгатенә 100 метеор явыр дип көтелә.

21 декабрь  — Кышкы Кояш торгынлыгы. Бу көннән астрономик кыш башлана.

23 декабрь — Урсидлар метеор агымының иң көчле төне. Әмма аның куәтлелеге, әлбәттә, Геминидлар белән чагыштырырлык түгел: сәгатенә 15 метеор гына явачак.

25 декабрь — Меркурий периһелийда. Әлбәттә, моны күк йөзендә күзәтеп булмый.

28 декабрь — Меркурий Кояш белән эчке кушылышта.

31 декабрь — Хонд-Мркос-Пайдушакова кометасы периһелий халәтендә, ягъни Кояшка иң якын торган чагында була. Йолдызыбызга ераклыгы 73,9 млн чакрым булачак, кометаның күренүчәнлеге (йолдыз зурлыгы) 7,0 m була.

Кеплер белән Браге юбилей бәйрәм итә

14 декабрьдә астроном Тихо Брагеның тууына 470 ел тула. Аның җитәкчелеге астында эшләп алырга өлгергән Иоһанн Кеплерның да туган көне декабрьдә — 27се аның тууына 445 ел була.

Айдар Шәйхин тупламасы

astronet.ru буенча

фото: pics-about-science.com

Рубрика: Мәкалә, ЯңалыкТеглар: астрономия, йолдызлар, кометалар, метеорлар, планеталар



Сезгə ошар:


Warning: Use of undefined constant rand - assumed 'rand' (this will throw an Error in a future version of PHP) in /home/giylem/giylem.tatar/docs/wp-content/themes/omega/partials/content.php on line 35




Гыйлем


Безне онытмагыз

Безнең электрон почта таратмасына язылыгыз һәм иң кызыклы язмалар белән танышып барыгыз.

Язылуыгыз өчен рәхмәт

Ниндидер хата бар

Без сезнең шәхси мәгълүматыгызны хөрмәт итәбез һәм бу мәсьәләгә җитди карыйбыз.

  • Безнең хакта
    • Нәрсә ул Гыйлем?
    • Мөхәррият
    • Күзәтү шурасы
  • Хәлбуки
  • Кулланучыга
    • Кулланучы килешүе
    • Тәрҗемә сәясәте
    • Авторлык хокуклары
    • Яңалыкларга язылу
  • Рубрикалар
    • Аудиоязма
    • Видеоязма
    • Инфографика
    • Китап
    • Комикс
    • Мәкалә
    • Сынау
    • Яңалык
  • Ярдәм күрсәтү
    • Автор булыгыз
    • Проектны популярлаштыру
    • Финанс ярдәме
    • Финанс хисабы
  • Башка проектлар
    • Терминнар базасы
    • Фәнни мәгълүмат индексы
    • Башка телләрдә бүлекләр

Copyright © 2016 Гыйлем.