• Инфографика
  • Видеоязма
  • Сайланган язма
  • Мәкалә
  • Аудиоязма
  • Китап
Гыйлем
  • ТАРИХ
  • ФИЗИКА
  • ХИМИЯ
  • АСТРОНОМИЯ
  • ПСИХОЛОГИЯ
  • ҖӘМГЫЯТЬ
  • ТЕЛ
  • ӘДӘБИЯТ
  • ФӘЛСӘФӘ
  • БИОЛОГИЯ
  • ДИННӘР

Күптеллелек дөньясында. Кереш

01.01.2016

«Гыйлем» күптелле белем бирү системасына багышланган язмалардан торучы курс башлап җибәрә. АКШның Perdue университетын тәмамлаган, үз фәнни өлкәсендә фәлсәфә докторы (PhD) дәрәҗәсен алган галимә Алсу Гыйльметдинова билингвальлек турында стереотипларны тар-мар итәчәк, Татарстанда яшәүче рус балаларына татар телен өйрәтүнең файдалы булуын исбатлаячак, күптелле баш миенең ни өчен яхшырак эшләвен аңлатачак. Билингваль педагогика курсы артыннан күзәтеп барыгыз.

«Ике телдә белем бирү — 21 гасыр балаларын укыту өчен бердәнбер юл», — дип башлап җибәрә үзенең китабын танылган профессор, 20дән артык китап һәм 200гә якын мәкалә авторы, «Тел сәясәте» исемле журналның мөхәррирдәше Офелия Гарсия. Берничә телне белү һәм аларны көнкүрештә куллану – ул бик күп җәмгыятьләргә хас  булган күренеш. АКШның Нью-Йорк шәһәрендәге испан һәм инглиз телендә сөйләшкән мәктәп укучыларымы, гарәп һәм француз телләрен өйрәнгән Марокко студентларымы, яисә тамил, һинди һәм инглиз телләрендә берүк вакытта укырга һәм язарга өйрәнгән Һиндстан балаларымы – боларның барысы өчен дә берничә тел белү, аларны өйдә, мәктәптә, урамда һәм башка иҗтимагый урыннарда куллану кешеләр тормышында үз урынын яулап алган. Мондый илләрнең күпчелек мәктәпләрендә билингваль педагогика, яисә күптеллек нигезендә укыту методикалары мәгариф системасының иң мөһим бер өлешен алып тора.

Берничә телдә уку һәм укыту дип бу телләрне бары тик филология ягыннан дәрес буларак өйрәнү генә түгел, ә төп фәннәрне берничә телдә укыту да атала. 21 гасыр дөньясы көннән көн глобальләшә бара, илләр арасы формаль чикләр белән аерылып кала, ә чит ил кешеләре белән танышу, аралашу, эш итү бик күп кешеләр өчен нормага әверелә. Шул ук вакытта дөньяның 200ләп илендә барысы 7000 артык телдә сөйләшкән халыклар яши. Гади арифметиканы кулланып санасаң, димәк, һәр илдә иң кимендә дистәләгән телдә сөйләшүче кеше бар, шулар арасында иң алга киткән илләр: Папуа Яңа Гвинея — 830 тел, Индонезия — 722 тел, Нигерия 521 тел, Индия — 445 тел, һәм Рәсәйгә килгәндә, бездә хәзерге көндә 135 тел барлыгы китерелә профессор Сюзан Ромейнның 2013 елны бастырылган «Икетеллек һәм күптеллек җыентыгы» бүлегендә. Бу бихисап тел байлыгын саклап калу һәм үстерү, ил эчендәге һәм чит илләр белән мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен икетелдә бирем бирү уңышка ирешүгә китерәчәк бер тирән мәгьнәле бер шарт булып чыга.

Алсу Гыйльметдинова, PhD, Purdue University, USA

фото  thetoc.gr сайтыннан

Рубрика: МәкаләТеглар: билингваль педагогика, мәгариф, педагогика, тел белеме, телләр



Сезгə ошар:





Гыйлем


Безне онытмагыз

Безнең электрон почта таратмасына язылыгыз һәм иң кызыклы язмалар белән танышып барыгыз.

Язылуыгыз өчен рәхмәт

Ниндидер хата бар

Без сезнең шәхси мәгълүматыгызны хөрмәт итәбез һәм бу мәсьәләгә җитди карыйбыз.

  • Безнең хакта
    • Нәрсә ул Гыйлем?
    • Мөхәррият
    • Күзәтү шурасы
  • Хәлбуки
  • Кулланучыга
    • Кулланучы килешүе
    • Тәрҗемә сәясәте
    • Авторлык хокуклары
    • Яңалыкларга язылу
  • Рубрикалар
    • Аудиоязма
    • Видеоязма
    • Инфографика
    • Китап
    • Комикс
    • Мәкалә
    • Сынау
    • Яңалык
  • Ярдәм күрсәтү
    • Автор булыгыз
    • Проектны популярлаштыру
    • Финанс ярдәме
    • Финанс хисабы
  • Башка проектлар
    • Терминнар базасы
    • Фәнни мәгълүмат индексы
    • Башка телләрдә бүлекләр

Copyright © 2016 Гыйлем.