Әдһәм ага Тенишев кем ул дигән сорауга җавап бирергә теләсәң, бихисап күп эпитет һәм сыйфатларга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр буласың. Борынгы төрки сүзлек, дүрт томлык «Төрки телләрнең чагыштырма – тарихи грамматикасы», «Сары уйгур теле», «Уйгыр теленең диалектлары», «Салар теленең төзелеше» һ.б. хезмәтләре белән бөтен дөньядагы тюркология фәне үсешенә зур өлеш керткән, төрки телләр өлкәсендә дөньякүләм атаклы галим, Россия Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, әлеге академиянең Тел белеме институтында Урал-Алтай телләре бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы, профессор, Россия Фәннәр академиясе академигы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе.
Ул 20 ләп фән докторы, ике дистәдән артык фән кандидатына олы фән юлы ачкан олуг шәхес. Кайсыларының турыдан-туры фәнни җитәкчесе, икенчеләренең диссертацияләрен бәяләүче (оппонент) булды, өченчеләренә тышкы бәяләмәләр язды. Күп кенә татар теле белгечләренең китаплары, аның хәерхаһлыгы нигезендә, икенчеләрнеке аның мөхәррирлегендә басылып чыкты. Аңа татар һәм башкорт галимнәре генә түгел, бәлки төрек, казакъ, үзбәк, төрекмән, уйгыр, бурят, якут, калмык, каракалпак, карачай, балкар, әзербәйҗан, кырым татарлары һәм чувашлар да еш мөрәҗәгать иттеләр. Аның шәкертләре арасында рус милләте вәкилләре булды. Ул җитәкләгән Урал-Алтай телләре бүлегендә Америка, Алмания, Кытай, Франция, Англия, Италия, Швеция, Швейцариядән килеп, бик күпләр белемнәрен күтәреп һәм камилләштереп киттеләр.
Затлы нәселдән чыккан тюрколог
Әдһәм Рәхим улы Тенишев 1921 елның 25 апрелендә Пенза шәһәрендә зыялы татар гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе Рәхим ага Тенишев Казанда татар революционеры Мулланур Вахитов белән бергә укыган булган. Әнисе Әминә апа Коләхматова – язучы Гафур Коләхмәтовның туганы. Әбисе Хәбибҗамал апа Пензада мәчет салдыра. Аның турында үз заманында Ризаэтдин бине Фәхретдин “Мәшһүр ханымнар” китабында бик тәфсилләп язып калдырган.
1930 елда күп авырлыклар кичергәннән соң, гаилә Урта Азияга, көнчыгыш Кыргыз (Җалалабад) якларына күчеп китәргә мәҗбүр була. Әдһәм шунда кыргыз, рус телен өйрәнә, шул ук вакытта татар телен дә онытмый.
Әдһәмне 1945 елның 1 мартында Ленинград дәүләт университетының Шәрык телләре бүлегенә кабул итәләр. Бу вакытларда аның төрки телләр буенча Н.К. Дмитриев, С.Е.Малов, А.Н.Кононов, академик В.М. Жирмунский кебек абруйлы галимнәр укыта.
1949 елны Тенишев С.Е. Малов җитәкчелегендә «Кыпчак теле һәм аның башка телләр белән бәйләнеше» исемле диплом эшен яклый һәм аспирантурага керә. Анда исә диссертациянең тикшерү объекты итеп иске уйгур телен сайлый. С.Е. Малов үзенең Кытайга беренче сәяхәтендә Вунфыгу халкының будда гыйбадәтханәләренең берсендә «Алтын Ярук» исемендәге борынгы уйгур кулъязмасының тулы исемлегенә тап була. 1913 елда В.В. Радлов белән бергәләп алар шуны бастырып чыгара башлыйлар. Әдһәм Тенишев бу телне грамматик яктан тикшерә һәм анализлый. 1953 елда ул борынгы уйгыр язма истәлеге «Алтын Ярук» турындагы темага кандидатлык диссертациясен яклый. 1954 елда исә Мәскәүгә күчеп килә һәм СССР Фәннәр академиясенең төрки телләр секторында эшли башлый. (Ул вакытта сектор мөдире булып атаклы тюрколог Н.К. Дмитриев хезмәт куя).
Кытайга сәяхәт
Студент елларында Әдһәм остазы С.Е. Маловның уйгыр язмаларын җентекләп өйрәнә. Бераздан аның үзенә дә Кытайда уйгырлар белән аралашып яшәү насыйп була. СССР Фәннәр академиясе 1956 елда аны бу төбәктә яши торган төрки халыкларның телләрен өйрәнергә җибәрә. Галим анда 3 ел яши. Ул студентларга һәм аспирантларга лекцияләр укый, борынгы төрки телләр турында «Төрки телләр өйрәнүгә кереш» һәм «Төрек теле грамматикасы» исемле ике монография язып, кытай телендә бастырып чыгара. Уйгыр теле төркеменә кергән салар һәм сары уйгыр, шулай ук Синҗөзян (Шинҗән) диалектлары, борынгы уйгыр ядкярләренә караган аерым мәкаләләр яза.
Кытайда яшәгәндә, ул 3 тапкыр экспедиция-сәфәрләргә чыга. Экспедицияләрнең берсе 1956 елда Такламакка, икенчесе көнчыгыш Тибеттәге салар дип аталган төрки мөселманнар янына, өченчесе исә сары уйгырларны өйрәнер өчен оештырыла. Сары уйгырларның теле — төрки, диннәре — будда дине. Аның бу сәяхәте вакытында җыелган материаллары киләчәктә фундаменталь фәнни хезмәтләр язу өчен нигез булып тора. Саларларның теле, гореф-гадәтләре, йола-кануннары Әдһәм Рәхим улына кадәр беркем тарафыннан өйрәнелмәгән була. Сары уйгырларны аның остазы С.Е. Малов өйрәнә. Ләкин Әдһәм Тенишев та алар теленнән яңа һәм өстәмә материаллар, борынгы язмалар алып кайта. Соңыннан шуларны тикшереп һәм анализлап, фәнни хезмәтләрендә файдалана, фәнгә өр-яңа мәгълүматлар кертеп җибәрә. Кытайда ул госманлы төрекләрен дә укыта. Өч ел дәвамында аңа ун аспирант бирәләр. Алар белән галим сары уйгырлар теле өлкәсендә эшли. Соңыннан аның укучылары зур галимнәр булып җитешә һәм төрки телләрне өйрәнүгә багышланган ике китабын кытай теленә тәрҗемә итеп бастыралар.
Салар теле турында уникаль тикшеренүләр
1959 елда Әдһәм Тенишев Мәскәүгә кайта. Кытайда төрки телләр турында тупланган материалын эшкәртә, анализлый һәм аларны фәнни әйләнешкә кертә башлый. 1976 елда «Салар теленең төзелеше» һәм «Сарыг-уйгур теле төзелеше» исемле ике монографиясе дөнья күрә. 1969 елда «Салар теленең төзелеше» дигән темага докторлык диссертациясен уңышлы яклап чыга. Ул тулысынча салар теленең уйгур һәм төркмән диалекты түгел, ә мөстәкыйль тел булуын, шулай ук рун истәлекләренең катнаш характерлы булуын дәлилли. 70 елларда аның хезмәтләренә нигезләнеп «Төрки телләрнең тарихи грамматик ягын төзү» исемле яңа юнәлеш барлыкка килә. 1963 елда Әдһәм Тенишев «Шинҗәннең уйгур теле диалектлары» мәкаләсендә өч төп диалектны аерып күрсәтә: үзәк, көньяк һәм көнчыгыш (лобнор). Ул лобнор диалектының уйгур теле белән кушылып башка төрле этник нигез булуын күрсәтә. 1984 елда Шинҗәннең уйгур диалектлары буенча фольклор материаллары җыелган «Уйгур текстлары» исемле мәкалә чыгара. 1990 елда «Уйгур диалекты сүзлеге» басылып чыга. Бу сүзлек чагыштырма-тарихи төрки белеменә зур өлеш кертте.
70 нче еллар башында РФА Телләр өйрәнү институтының төрки һәм монгол телләре секторында аның җитәкчелегендә «Төрки телләрнең чагыштырма-тарихи грамматикасы» исемле коллектив хезмәт языла. Шулай ук «Фонетика» (1984) һәм «Морфология» (1989) китаплары аның ярдәме белән чыгалар.
Әдһәм Тенишевны төрки телләрнең монгол, урал, көнчыгыш европа телләре белән бәйләнеше кызыксындыра. Аңа тибет сөйләме Амдо турында билгеләмә хас. Монгол халкын өйрәнүче буларак, ул “Монгол телләренең чагыштырма-тарихи грамматикасы” исемле проектта да катнаша. Аның төрки халыкларның фольклоры турында язылган хезмәтләре дә югары бәяләнә. Тенишев “Халыклар эпосы” фундаменталь сериясендә төп редактор ролен үти. Шулай ук аның төрки халыкларның материаль һәм рухи аспектларына караган этнография буенча эшләре дә билгеле.
Лидер
Киң һәм күпкырлы фәнни эшләре Әдһәм Тенишевны төрки илендә атаклы җитәкче итеп танытты. 1963 елдан ул СССР Фәннәр Академиясенең Тел белеме институтында төрки һәм монгол телләре лабораториясен җитәкли, 1977 елда ЮНЕСКОның «Аурупаның лингвистик атласы” мөхәррияте әгъзасы була.
Әдһәм Рәхим улы 10 артык доктор һәм 30 фәннәр кандидаты әзерләде. Алар арасында фәнгә үз өлешләрен керткән Р.Г. Йосыпов, И.А. Абдуллин, Ф.Г. Гарипова, Ф.С. Хәкимҗанов, Л.К. Бәйрәмова, Э.Ә. Әминова, Ф.Ш. Нуриева, Р.Р. Закиров та бар. 1982 елда фәнни һәм оештыру өлкәсендәге уңышлары өчен аны Төрек лингвистик җәмгыятенең почетлы әгъзасы итеп билгелиләр. 1984 елдан — СССР Фәннәр Академиясенең мөхбир әгъзасы.
Казан университетына карата фикере
Әдһәм Рәхим улы татар галимнәре белән һәрдаим бәйләнештә торды. Ул Казан дәүләт университетында Шәрыкны өйрәнү факультетының аерым институт булып оешуын бик хуплый һәм киләчәктә аның зур уңыш белән эшләячәгенә зур өметләр баглый. Казан дәүләт педагогика университетында филология буенча докторлык һәм кандидатлык диссертацияләре яклау советының эшлекле әгъзасы булуы да шул хакта сөйли. 2001 елны институтта Әдһәм Тенишев үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. 2002 елда «Төрки телләрнең чагыштырма-тарихи грамматикасы» китабының алтынчы томын тәмамлый, ләкин басылып чыккан китапны кулларында тотып карау бәхетенә ирешә алмый кала, 2004 елның 11 июлендә дөньядан китә.
Алинә Галиева әзерләде
фотолар автор архивыннан