• Инфографика
  • Видеоязма
  • Сайланган язма
  • Мәкалә
  • Аудиоязма
  • Китап
Гыйлем
  • ТАРИХ
  • ФИЗИКА
  • ХИМИЯ
  • АСТРОНОМИЯ
  • ПСИХОЛОГИЯ
  • ҖӘМГЫЯТЬ
  • ТЕЛ
  • ӘДӘБИЯТ
  • ФӘЛСӘФӘ
  • БИОЛОГИЯ
  • ДИННӘР

Акведуклар

28.09.2016

%d0%b0%d0%ba%d0%b2%d0%b5%d0%b4%d1%83%d0%ba%d0%bb%d0%b0%d1%80Акведук (латин телендә  aqua — “су” һәм ductus — “йөртәм, илтәм”) “су йөрткеч” дигәнне аңлата. Акведуклар — өсләре капланган арыклардан торган су юллары. Төрле чокырлар, ярлар һәм башка тигезсез урыннарда зур аркалардан торган “күперләр” төзелә. Акведук арыклары шулар аша үтә, торба тигезлекне саклый.

Беренче акведуклар Ниневия шәһәрендә безнең эрага кадәр 691 елда ук төзелә, ә грекларда алар киңрәк тарала. Нәкъ менә греклар  торбаларны җир астыннан да үткәрәләр, кирәк тапсалар, тауларны тишеп, су юлы да салалар.

%d0%bf%d0%be%d0%bd-%d0%b4%d1%8e-%d0%b3%d0%b0%d1%80

Пон дю Гар акведугы, wikimedia

Ләкин чыннан да зур акведукларны римлылар гына төзи. Римдагы 14 акведукның беренчесе, “Аква Аппия” исемле 16 чакрым ярым озынлыктагы су юлы, безнең эрага кадәр 312 елда төзелә. Соңгы зур акведук император Клавдий идарәсе чорында корыла. Римга барысы 700 мең куб метр су килә.

Иң озын акведук исә император Адриан вакытында, империянең Төньяк Африкадагы биләмәләрендә корыла. Ул Карфаген шәһәрендә урнашкан һәм 151 чакрымлык санала. Шулай ук Аурупадагы Кёльн шәһәренә Эфель каласыннан 88 чакрымлы акведук су илтә.

Акведук ничек эшләгән соң? Анда урнашкан су үзенең чыганагыннан ага башлап, резервуар һәм һава чыгару җайланмалары аша уза һәм шәһәр коллекторына барып тоташа. Су азрак булса, коллектор урамдагы су чыганакларына (фонтанчыклар, “колонкалар”) гына су бирә, ә күбрәк икән, җәмәгать мунчаларына һәм зур фонтаннарга да тарала. Шәхси йортларга су бары тик коллекторны тутырса гына киткән.

Айдар Шәйхи
Рубрика: МәкаләТеглар: антика гыйлеме, архитектура, җәмгыять, тарих, шәһәрләр



Сезгə ошар:


Warning: Use of undefined constant rand - assumed 'rand' (this will throw an Error in a future version of PHP) in /home/giylem/giylem.tatar/docs/wp-content/themes/omega/partials/content.php on line 35




Гыйлем


Безне онытмагыз

Безнең электрон почта таратмасына язылыгыз һәм иң кызыклы язмалар белән танышып барыгыз.

Язылуыгыз өчен рәхмәт

Ниндидер хата бар

Без сезнең шәхси мәгълүматыгызны хөрмәт итәбез һәм бу мәсьәләгә җитди карыйбыз.

  • Безнең хакта
    • Нәрсә ул Гыйлем?
    • Мөхәррият
    • Күзәтү шурасы
  • Хәлбуки
  • Кулланучыга
    • Кулланучы килешүе
    • Тәрҗемә сәясәте
    • Авторлык хокуклары
    • Яңалыкларга язылу
  • Рубрикалар
    • Аудиоязма
    • Видеоязма
    • Инфографика
    • Китап
    • Комикс
    • Мәкалә
    • Сынау
    • Яңалык
  • Ярдәм күрсәтү
    • Автор булыгыз
    • Проектны популярлаштыру
    • Финанс ярдәме
    • Финанс хисабы
  • Башка проектлар
    • Терминнар базасы
    • Фәнни мәгълүмат индексы
    • Башка телләрдә бүлекләр

Copyright © 2016 Гыйлем.