Сөнниләр һәм шигыйлар арасындагы аермалыкларның асылында дини каршылык ята. Исламдагы бүленү Мөхәммәд пәйгамбәрнең вафатыннан соң, ягъни безнең эраның 632 нче елында, башлана. Макс Вебер сүзләренчә, “Мөхәммәд – харизматик авторитет” иде, бу авторитет “иясенең үлеменнән соң үзгәрешләрсез генә яшәвен дәвам итә алмый торган конструкция” булган. Шулай итеп, Мөхәммәд үлеп, варис сайлау соравы килеп басканнан соң, аның вафат булган лидерның халык хәтерендә уелып калган образына мөмкин кадәр ныграк охшаган кеше булырга тиешлеге аңлашылган.
Варис: гаиләдәнме, халыктанмы?
Әгәр дә Мөхәммәд үзе шундый үзенчәлекле кеше булган икән, димәк, варисны аның акылын, сәләтен, харизмасын үзенә мирас итеп алган гаиләсендә, нәсел дәвамчыларында эзләргә кирәктер? Яки барлык белем, тәҗрибә Коръәндә инде бар, һәм шуңа күрә бүтән кешеләр арасыннан Аллаһ динен яхшырак белүчене сайларгамы? Бу очракта әлеге урынга лаек булучылар арасыннан ирекле сайлап алу турында сүз бара. Нәтиҗәдә, гаиләдән варис эзләргә кирәк дип уйлаучылар – шигыйларга, ә башкалар арасыннан иң яхшысын сайлап алырга кирәк диючеләр сөнниләргә әйләнә.
Шулай итеп, моны төгәл әйтергә була: исламда сөнниләргә һәм шигыйләргә бүленүнең беренче сәбәбе – хакимият өчен көрәш. Төп интрига ике кандидатура арасында була: Мөхәммәднең каенатасы – Әбү Бәкр Әс-Сиддыйк һәм Гали ибн Әбү Талиб – Мөхәммәд с. абыйсының улы, кияве, пәйгамбәрнең яраткан кызы Фатыйманың ире.
Ни өчен пәйгамбәрнең якын кешеләре, ягъни сәхабәләре Әбү Бәкр Әс-Сиддыйкны сайлаулары турында хәзер белү мөмкин түгел. Әлеге кандидатларның икесе дә танылган кешеләр була. Әбү Бәкр Галидән өлкәнрәк була, мөгаен, бу аны үзеннән-үзе акыллырак һәм тәҗрибәлерәк шәхес буларак күрсәткәндер. Ихтимал, Галине сәхабәләр нәкъ менә гаилә әһеле булганга да сайламаганнардыр. Әбү Бәкернең кызы Гаишә, Мөхәммәд с. кияүгә чыкканда, пәйгамбәрнең гаиләсенә кергән булып исәпләнә; ә Мөхәммәд, гореф-гадәтләр буенча, Әбү Бәкрнең гаиләсенә кергән булып саналмаган. Пәйгамбәрнең васыятьнамәсендә мөселманнарның тигезлегенә зур игътибар бирелгән, бәлки шуңа да аның якын кешеләре “гаилә аерымлылыгы” очрагын тудырырга теләмәгәндер. Ничек кенә булса да, Әбү Бәкер, үзе дә теләмәстән, ислам эчендәге бүленешне башлап, беренче хәлифә булып сайлана.
Әбү Бәкер белән Фатыйма
Хәлифәне билгеләгәннән соң, нәтиҗәдә доктриналь каршылыкларга да китерәчәк чиста дөньяви характердагы вагыйгалар булып ала: Мөхәммәднең үлеменнән соң ук диярлек, аның кызы Фатыйма, ягъни Галинең хатыны, Мөхәммәднеке булган Фадак оазисын үзенеке дип белдерә. Мондый сорауларда хөкем чыгарырга хокукы булган Әбү Бәкер шикаятьне кире кага, “Аллаһ илчесенең милке була алмый” дип җиткерә, димәк, мирас итеп алырга да әйбер юк булып чыга. Бу булачак шигыйларга ошамый, һәм алар Галинең яхшырак кандидат булуына тагын бер кат инаналар. Инде ул вакытта ук Мөхәммәд, үлеме алдыннан, оазисны Фатыймага бүләк иткән дигән сүз йөргән була. Икенче вакыйга булып, Фатыйманың пәйгамбәрнең мәчетендә, барлык кешеләр алдында Әбү Бәкернең хакимиятен дөрес түгел дип тәнкыйть итүе тора. Әлеге мизгелдән башлап дини өлкәдә бүленеш башлана, нәтиҗәдә, исламда ике төп агым барлыкка килә: шигыйлар (Shi’at Ali — Гали партиясе) һәм сөнниләр (Ahl Sunna — Сөннәт кешеләре).
Төп каршылык, югарыда әйтелгәнчә, ислам өммәте белән кем җитәкчелек итәргә тиеш дигән сораудан гыйбарәт: шигыйлар әйткәнчә, Гали һәм Фатыйма ягыннан Мөхәммәднең турыдан-туры варисларымы яки, сөнниләр әйткәнчә, барлык мөселманнар арасыннан сайлап алынган кешеме. Шуңа өстәп, диндар мөселманнар буларак, аларның һәрберсе изге китаплардан үзләренең дөрес, ә каршы якның дөрес түгел икәнен исбатлау өчен өзекләр китерәләр (еш кына бу шул ук өзекләр, ләкин төрлечә аңлатуда). Шулай ук имамлык буенча да каршылыклар бар: шигыйлар имамны дини лидер һәм шул ук вакытта мәхәллә-җәмәгатьнең җитәкчесе дип саныйлар, ә сөнниләр өчен имам, беренче чиратта, мәчет җитәкчесе. Ләкин бу сорауда барысы да ачык түгел, төшенчәләрнең мәгънәләре бер-берсенә кушылган.
Калган каршылыклар хокук өлкәсенә, Коръәнне һәм пәйгамбәрнең Сөннәтен аңлауга карыйлар. Шигыйлар, мәсәлән, сөнниләр тәртибе буенча аерылуга каршы, ә сөнниләр, үз чиратында, шигыйларның вакытлы никах күренешенә каршы. Шигыйлар, сөнниләрдән аермалы буларак, имамның сүзләрен пәйгамбәр Сөннәте белән тиңлиләр.
XXI гасыр нишләтте?
Әлеге аермалыклар рухият өлкәсендә принципиаль түгел. Ике төркем дә Корән һәм Сөннәтне дин чыганагы дип саныйлар һәм бер Аллаһка гына ышаналар. Меңләгән гасырлар буена исламда бер-берсенә каршы булган әлеге ике юнәлеш арасындагы каршылыклар дин өлкәсеннән сәясәткә күчкәләде, ләкин кайбер фаҗигале вакыйгаларны исәпләмәгәндә, алар канлы бәрелешләргә әйләнмиләр иде. Бу очракта, әлбәттә, XXI гасыр аерылып тора. Бу чорда ислам тарихында сөнниләр һәм шигыйлар арасында иң рәхимсез һәм компромиссыз конфликт барлыкка килде.
Хәзерге заманда шигыйлар Җир шарындагы мөселманнарның 11% тәшкил итәләр. Шигыйлар күп яшәгән илләр: Иран — 93,4%, Әзербайҗан — 70%, Гыйрак — 62%. Шигыйларның зур төркемнәре Күвәйтта (30%), Ливанда (34%), Йәмәндә (40%) урнашкан. Шигыйлар дөньясында лидер булып, әлбәттә, Иран санала.
1979 нчы елдагы инкыйлабтна соң, Иранга радикал шигыйлар хакимияте килде. Шуннан соң, Иран бик актив рәвештә, Иран — Сүрия — Ливан шигый буынын төзи башлады. Бу Иранны үз төбәге өчен куркыныч дип санаган Согуд Гарәбстаны белән конфликтны зурайтуга китерә. Иран ислам җөмһүрияте белән Согуд Гарәбстаны патшалыгы арасындагы каршылыкның нигезендә икътисадый сәбәпләр ята. Ләкин ике як та баштан ук шигый-сөнни каршылыкларын бик көчле берләштерүче, халыкны туплаучы, хәрәкәткә китерүче чара буларак куллана.
Соңгы гасырларда шигыйлар белән сөнниләр тынычлыкта яшәде дияргә була, ләкин XX гасырның азагына хәл, кызганычка каршы, үзгәрде. Хәзер алар арасында дини формага күчкән конфликт яши. Югарыда әйтелгәнчә, шигыйлар һәм сөнниләр арасында принципиаль булып, бөтенләй килешә алмаслык фикер каршылыгы юк. Моны шул исбатлый: гасырлар буена, шигыйлар һәм сөнниләр бергә яшәгән җирдә алар шул ук мәчетләргә йөрделәр һәм йөриләр. Тарихи тәҗрибә шуны күрсәтә: шигыйлар һәм сөнниләр арасында конфликт була икән, аны барлыкка китергән кешенең максатлары бер дә дини түгел.
Андрей Чупрыгин
Югары икътисад мәктәбе Дөнья икътисады һәм дөнья сәясәте факультетының Шәрекъне өйрәнү мәктәбе өлкән укытучысы
Зөһрә Вилданова тәрҗемәсе
Асылчыганак: Постнаука сәхифәсе
фото: Mauro Parra Miranda // flickr