Мөселман дөньясында Рамазан ае дәвам итә. 4 атнадан артык вакыт дәвамында һәр көнне иртәдән кичкә кадәр ашау-эчүдән баш тартуга табиблар ничек карый? Моны белер өчен, «Гыйлем» мөхәррияте табиб Марат Мансур улы Хәйдәргә мөрәҗәгать итте.
Ураза тоту тәртибе Исламда мең елдан артык җайга салынган. Аңа үзгәреш кертергә җыенмыйм. Ураза тоту саваплы гамәл булса да, көн дәвамында ашау-эчүне кичкә һәм таң алдына кичектерүнең файдасы да, зарары да булуы мөмкиндер. Юкса чирле кешегә ураза тоту тыелмас иде.
Ураза тотуның тәнгә файдасын күз алдына китергәндә, аларның кайберләрен үзем аңлаганча әйтеп китәм. Бер ай дәвамында азрак ашау, аракы эчмәү, башка исерткечләрне кулланмау, фасикъ сүзләрдән баш тарту, әлбәттә, кешене хак юлдан алып баруга зур ярдәм.
Ураза тотканда бавыр күзәнәкләре ял итә, артык күбәеп киткән холестерин кими, аз гына күтәренке булган очракта, кандагы шикәрнең микъдары да нормага кайтуы мөмкин.
Ураза тоту сәламәт кешегә – эустресс, чөнки йокы, ашау һәм су эчү ритмы үзгәргәч, адәм организмы яңача хәлгә өйрәнә генә. Бу очракта иң яхшысы ураза тотуны башлаудан алда туклану һәм йокы тәртибен әкренләп ураза ритмына күчерү. Уразадан туктаганда да шулай – әкренләп элекке ритмга кайту.
Кеше ашау белән генә шөгыльләнми. Табигый хәлдә һәр инсан гомеренең бер өлеше азык табуга китә. Эшләми генә күпләп ашаган кешеләр күбәйгәндә уразаның кирәклеге кимеми. Ураза тоту байлар өчен саваплы эшләргә вакыт арттыра. Инсанияткә җиңеллек китергән, файда биргән шөгыль санының чиге юк: тирә-юньне бизәү, агачлар утырту, саваплы эш оештыруда иганәчәлек һ. б.
Тагын бер нәрсәне искәртеп китәсе килә. Күпчелек очракта шифаханәләрдә, ял йортларында 4-5 тапкыр күпләп ашарга бирәләр. Бу ашлар барын да ашап бетереп симерү өчен түгел, үзеңә кирәген сайлап ашауга каралган. Ураза тоткан дәвердә чирләмәс өчен дөрес туклану кагыйдәләрен белергә туры килә.
Ураза тотыр алдыннан табиб белән киңәшләшү бер дә артык булмас. Бигрәк тә дәвамлы чирләгән кешеләргә ураза тоткан дәвердә дә табибка күренеп тору кирәк. Авыру булу аркасында уразаны туктату бер дә гөнаһ түгелдер.
Ураза тоту үзе генә чир ясамаса да булган чирләрне кискенләштерүе мөмкин. Бу өлкәдә махсус рәвештә фәнни тикшеренүләр уздырмагач, гомуми белемгә һәм гамәли тәҗрибәмә таянып, кайбер чирләр кискенләшүен фаразларга була.
Ураза тоткан дәвердә йокы туйсын өчен көндез булса да йоклап алу кирәк. Дөньякүләм сәламәтлек саклау оешмасы рак хасил булу куркынычын арттыручан, ягъни, фән телендә әйткәндә, канцероген факторларның исемлеген даими төзеп тора. Мондый факторлар җәдвәленә йокы туймаганлык та кертелгән.
Ураза дәверендә уртача ике генә тапкыр ашау әлләни зарар бирмәс. Аш эшкәртү системасына зур көч китермичә генә туклану кирәк. Белүемчә, моның шартлары мөсөлманнар өчен язылган китапларда күрсәтелгән. Ашауга җавап буларак, үт куыгы уникеилле эчәккә сыекча чыгара. Бу сыекча аш эшкәртүне җиңеләйтә. Үт суы чыгып торгач, үт куыгы эчендә таш хасил булу мөмкинлеге кими – бу уңай хәл. Шул ук вакытта үт суы белән бергә холестерин да чыгып тора. Бу холестеринның бер өлеше яңадан үзләшә, калган өлеше бушандык белән бергә анустан даими чыгып бара. Холестеринның яңадан үзләшүен эволюция күзлегеннән караганда, май аз ашалган чакта кыска вакыт кешенең үз холестерины да ярап тора. Кеше организмында күзәнәкләрнең тышчасын һәм күп гормоннарны төзәтеп, синтезлап тоту өчен холестерин кирәк.
Чыгып торырга тиеш булган холестерин җиңел һәм үз вакытында чыксын өчен тәүлеккә бер тапкыр олы тәрәт булу әйбәт. Моңа ирешү өчен тиеш күләмдә эч катырмаучан яшелчә һәм җимешләр ашап тору таләп ителә.
Су эчү тәртибе аермача дикъкатьне җәлеп итә. Тирләп эшләмәгәндә бер кешегә уртача тәүлегенә 1,5 литр су кирәк. Су җитешмәсә, аңлашала ки, кан куера. Ә кан куерганлыктан тамырлар эчендә тромблар хасил булуы мөмкин. Тромб тыгылганнан инфаркт, инсульт була. Шулай уйлаганда инфаркт, ишемияле инсульт кичергән кешеләргә ураза тоту мондый чирләр кабатлану куркынычын арттыра. Карт кешеләр, гомумән, дәвамлы чирләп торучылар кан куерганлыкны бигрәк тә авыр кичерә, шуңа күрә аларга табиб белән киңәләшмичә ураза тоту кирәкмәс. Ураза тоткан дәвердә үзеңне аз гына авыр кичергәндә дә терапевт белән киңәшләшү кирәк.
Бүгенге көндә ватандашларның гомерен элеккедән дә ныграк сакларга тырышабыз. Тәртипкә салып ашамый тору – дәвалануның бер төре, аның белән табиб та җитәкчелек итергә тиеш.
Ураза, шиксез, рух өчен сихәт. Ул күп начарлыклардан тыеп тора. Хезмәт ярдәмендә табылган, Алла тарафыннан бирелгән ризык вә нигмәтнең, суның кадерен белергә мөмкинлек бирә. Халык арасында татулык урынлаштыра. Уразаның файдасы тәнгә дә тисен өчен, аны дөрес итеп башкару һәр шәхеснең бурычы. Үз үзеңне күзәтеп, саклап торып ураза тотканда күп очракта тән сихәтләнүенә дә ирешеп була.
Марат Хәйдәр, табиб, Башкортстанның 1 нче Республика тире-венерология диспансерының медицина профилактикасы хезмәте җитәкчесе, дерматовенеролог һәм невролог.