• Инфографика
  • Видеоязма
  • Сайланган язма
  • Мәкалә
  • Аудиоязма
  • Китап
Гыйлем
  • ТАРИХ
  • ФИЗИКА
  • ХИМИЯ
  • АСТРОНОМИЯ
  • ПСИХОЛОГИЯ
  • ҖӘМГЫЯТЬ
  • ТЕЛ
  • ӘДӘБИЯТ
  • ФӘЛСӘФӘ
  • БИОЛОГИЯ
  • ДИННӘР

Имтиханнар нигә куркыныч

04.06.2016

Имтиханнар-нигә-куркынычБүген мин сезгә «имтиханнан курку» дип аталган психологик күренеш турында сөйләп китәчәкмен. Һәркем бу авыруны азмы-күпме кичергән булса кирәк. Шуңа күрә дә бу хакта җентекләп өйрәнү сезнең өчен кызык булыр дип уйлыйм.

Әлеге курку физиологик, эмоциональ, когнитив факторларның җыелмасын үз эченә ала. Алар имтихан алдыннан стрессның сәбәпчесе булып тора, ә стресс исә игътибарны, планлаштыру сәләтен һәм академик өлгерешне боза, начар нәтиҗәләргә китерә.

Кайбер студентлар өчен имтихан алдыннан курку хисе укуга берничек тә тәэсир итми торган күңелсез бер тойгы гына. Ә башкалар өчен имтиханнан курку – аның нәтиҗәсенә ныклы йогынты ясый торган куркыныч фактор.

Психологик күренешне аңлау һәм бәяләү өчен бик күп алымнар бар. Әлеге күренеш хакында психологларның ниләр белгәнен ачыклап карыйк әле!

Биологик алымАнимациядә

Биологик алым геннарбыз, гормоннарыбыз һәм нерв системасының әйләнә-тирә мохитебез белән ничек мөнәсәбәткә кереп, уку дәрәҗәсе, шәхси үзенчәлекләр, хәтер, эш башкару теләге, хис, проблемаларны җиңеп чыгуыбызга тәэсир итүенә нигезләнә.

Курку күренешенең бер өлешен эмоциональ компонент тәшкил итә. Әлеге компонент йөрәкнең еш тибеше, авыз кибүе, уч төбе тирләү сыман күптөрле психологик реакцияләрне үз эченә ала.

Алдагы имтихан турында уйланулар да мәгълүматны кабул итүгә киртә булып тора, һәм хаталану мөмкинлеген арттыра. Алай гына да түгел, курку симптомнары шулай ук тән өлешләренең калтыравында, физик хәлсезлектә, имтихан вакытында елап җибәрүдә дә чагылырга мөмкин.

Когнитив алым

Әлеге алым баш миебезнең мәгълүматны ничек эшкәртү, саклау һәм куллануын һәм әлеге мәгълүматның безнең игътибарлылыгыбызга, аңлавыбызга, истә калдыруыбызга, ышану-ышанмавыбызга, хисләребезгә ничек  йогынты ясавын исәпкә ала.

Имтиханнар якынлашаКогнитив алым өйрәнгән проблемаларга имтиханны бирә алмаудан куркып борчылу да керә. Артык борчылу сезнең текстны игътибар белән укуыгызга, укыганыгызны аңлап, кирәкле урыннарын ассызыклауга комачауларга мөмкин.

Имтихан алдыннан студентларның курку хисләрен бәяләргә ярдәм итүче тикшеренүләр кызларның егетләргә караганда күбрәк борчылуын ачыклады. Әмма әлеге факт кызларның өлгерешләренә берничек тә тәэсир итми. Бу күренеш егет һәм кызларның курку хисләрен нәрсәгә юнәлтүләре белән бәйле.

Когнитив компонент студентларның нәтиҗәләрен ничек яхшыртса, шулай ук тискәре якка да үзгәртергә мөмкин дип билгеләп үтелә.

Үз борчуларын эшкә юнәлткән студентлар, имтихан алдыннан зарланып, үз-үзләренә әзерләнергә комачаулаган студентларга караганда яхшырак нәтиҗәләргә ирешәләр.

Үз-үзеңне тоту алымы

Әлеге алым теге яки бу тәртипне хуплаучы яки хупламаучы әйләнә-тирә шартларына бәйле рәвештә организмнарның яңа тәртипкә өйрәнүен яки элеккесен үзгәртүен анализлый.

Үз-үзеңне кулда тоту системасы борчуны укуга юнәлдерә торган ысулларның берсе булып тора. Әлеге система берничә тәртип принципларына нигезләнә.

Түбәндәге методика әзерләнү вакытын озайтып, өлгерешне яхшыртырга ярдәм итә:

  • • Имтиханга әзерләнү өчен генә кулланачак урын сайлагыз.
  • • Укыганыгыз өчен үз-үзегезгә бүләкләр ясагыз.
  • • Әзерләнү өчен бирелгән вакытыгызны исәпләп торыгыз.
  • • Эшләрне мөһимлек буенча аерыгыз.
  • • Һәр биремнең үтәлү вакытын билгеләгез.
  • • Беренче эшне ахырына җиткермичә, икенче эшкә керешмәгез.

Психоаналитик алымИмтихан бирүче балалар

Әлеге алым балачак тәҗрибәсе холыкның шәхси үзенчәлекләр үсешенә һәм психологик проблемаларга нык тәэсир итә дигән карашка нигезләнә.

Имтиханнан нык курыккан студентларның, әзрәк курыккан студентларга караганда, прокрастинациягә күбрәк бирелгәнлеге ачыкланды.

Тикшеренүчеләр билгеләвенчә, олы кешеләрнең якынча 20% даими рәвештә эшне үтәүне соңгы көнгәчә суза, һәм 80-95% студент имтиханга әзерлекне белә торып ахыргы көнгә калдыра. Студентлар прокрастинациясенең зур өлеше ялкаулык һәм тәртип булмауга кайтып калса да, психологлар әлеге мәсьәләне тирәнтен өйрәнү өчен шәхси тестлар үткәрәләр.

Студентларның бурычларын бик еш соңгы чиккәчә сузуы үз-үзләрен түбән бәяләү яки башкаларга буйсынулары белән бәйле. Имтиханнан куркуга шулай ук нейротизм ( даими курку хисе) һәм контрольнең тышкы локусы (үз уңыш яки уңышсызлыкларыңны йә эчке, йә бары тик тышкы факторларга гына сылтау) хас.

Балачакта булган хәлләр прокрастинация белән табигый бәйләнештә.

Прокрастинация ата-ана балалары алдына үти алмаслык максатлар куеп, ата-ана җылысын биремнәр үтәү белән бәйләгән очракта барлыкка килергә мөмкин. Әлеге гаиләдә үскән бала уңышсызлыкларга дучар булса, бик нык борчылып, киләчәктә эшне ахыр көнгә кадәр эшләмичә сузарга ияләнә.

Savely Sakun тексты

Галия Мөхитова тәрҗемәсе

фото: shutterstock

Рубрика: МәкаләТеглар: имтиханнар, мәгариф, мотивация, психология, уңышка юл



Сезгə ошар:





Гыйлем


Безне онытмагыз

Безнең электрон почта таратмасына язылыгыз һәм иң кызыклы язмалар белән танышып барыгыз.

Язылуыгыз өчен рәхмәт

Ниндидер хата бар

Без сезнең шәхси мәгълүматыгызны хөрмәт итәбез һәм бу мәсьәләгә җитди карыйбыз.

  • Безнең хакта
    • Нәрсә ул Гыйлем?
    • Мөхәррият
    • Күзәтү шурасы
  • Хәлбуки
  • Кулланучыга
    • Кулланучы килешүе
    • Тәрҗемә сәясәте
    • Авторлык хокуклары
    • Яңалыкларга язылу
  • Рубрикалар
    • Аудиоязма
    • Видеоязма
    • Инфографика
    • Китап
    • Комикс
    • Мәкалә
    • Сынау
    • Яңалык
  • Ярдәм күрсәтү
    • Автор булыгыз
    • Проектны популярлаштыру
    • Финанс ярдәме
    • Финанс хисабы
  • Башка проектлар
    • Терминнар базасы
    • Фәнни мәгълүмат индексы
    • Башка телләрдә бүлекләр

Copyright © 2016 Гыйлем.