Search Results for: Җиде кыз
Космик тугандашлык, дуслык, тигезлек һәм бәхет… «Ерак планетада» дигән озын хикәянең идея юнәлеше әнә шул. Автор бу хикәядә башка йолдыз системасындагы бер планетада һәлакәткә очраган космонавтларның ят цивилизация очратуы һәм шул дөнья вәкилләре белән элемтәгә кереп, дуслык мөнәсәбәтләре урнаштыру турында сөйли.
2018 нче елда «Кеплер» телескобы бөтенләйгә эшен туктатты: 9 ел галәмдә эшләү барышында аның барлык ягулыгы тотылып беткән иде. Расланмаган кандидатларны исәпкә алмаганда, бу вакыт эчендә ул Кояш системасыннан читтә урнашкан 2681 планетаны таба алды. Әлеге телескоп ярдәмендә ясалган дөньяны шаулаткан кайбер ачышлар турында сөйләп китик.
Урта гасырлардан ук безнең планетабызда яшәп килгән кайбер авыруларның исемнәрен ишеткәч, бүген дә тәннәр чымырдап китә. Чыннан да, куркырлык та шул: үлем куркынычын тудыра торган бу вирус һәм бактерияләрнең күбесе борынгы заманда гына калмаган, безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Без сезгә цивилизацияләрне юкка чыгарып, кешелеккә җимергеч һөҗүм ясаган, әмма күзгә күренми торган дошманнар: үләт (чума), чәчәк, ваба һәм махау авырулары турында сөйләрбез.
Пандора планетасындагы на’ви телендә саннарның үзәнчәлекләре нәрсәдә? Клингон теленең фонетикасы нидән гыйбарәт? Дотракийларның телендә җанлылык категорияләре нинди? Тел белгече Александр Пиперски бу сорауларның барысына да җавап бирә ала, чөнки ясалма телләрне (алар арасында кино һәм әдәбият өчен уйлап табылганнары да бар) күптәннән өйрәнә.
Медицина өлкәсендә «нуленче авыру» дигән гадәти булмаган бер төшенчә бар. Бу төшенчәне, гадәттә, куркыныч эпидемияне башлап җибәрүче кешегә карата кулланалар, өстәвенә эпидемияне йөртүче үзен сау-сәламәт кеше кебек хис итә һәм бернинди дә уңайсызлыклар кичерми, ә аның якын-тирәсендәге кешеләрнең «кырылып» баруына шаккатасы гына кала. Мэри Маллон тарихтагы дан казанган иң билгеле «нуленче авыру»лардан санала, аны шулай ук … Тулысынча
Хәзерге биология һомосексуальлек турында нәрсә белә, аның сәбәпләре нинди һәм ул эволюция күзлегеннән ничек аңлатыла Кешеләр арасында һомосексуальлекнең объектив тикшеренүләрен уздыру гаять авыр. Популяциядә үз җенесендәге затларга карата теләк хисе кичерүчеләр санын төгәл билгеләргә мөмкинлек бирә торган ышанычлы критерийлар юк. Барлык тикшеренүләр дә кешеләр үзләренең сексуаль ориентацияләре хакында үзләре хәбәр итә торган сайланган тупламаларда үткәрелә. … Тулысынча
Данлыклы Nature журналы һәр елның ахырында галимнәр, белгечләр һәм сәясәтчеләрнең бу елда иң әһәмиятлеләрен сайлап алып, ун кешелек исемлек төзи. Бу гадәти рейтинг түгел: дөньяда иң абруйлы фәнни басма сайлаган шәхесләр фән һәм технологияләрнең мөһим юнәлешләрен, вакыйгаларны һәм ачышларны чагылдыралар. 2017 елда бу исемлеккә ген инженериясе һәм гравитация дулкыннары белгечләре, атом коралына каршы көрәшүчеләр, гендер … Тулысынча
Гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләрен билгеләүче Русия Федерациясе законының (канунының) 70нче маддәсе «Дәвалаучы табиб», дип атала. Беренче пункт буенча, дәвалаучы табиб медицина оешмасы яисә аның бүлеге тарафыннан билгеләнә. Инде пациент дәвалаучы табибны сайлап алырга теләк белдерсә, аңа медицина оешмасы бу эштә булышлык күрсәтергә тиеш, диелгән. Дәвалаучы табиб бер генә була Игътибар итегез, «дәвалаучы табиб» диелгән, дәвалаучы … Тулысынча