Чыннан да, су, энергия чыганагы һәм гади органик матдәләр – тереклек барлыкка килсен өчен мөһим дип саналган факторлар – болар Кояш системасының без өмет белән караган урыннарында гына түгел, бөтенләй уйга килмәгән почмакларында да очрый икән бит! Димәк, бүгенге көндә астробиологлар тарафыннан тереклек табылу ихтималы зур дип саналган Кояш системасы җисемнәре белән якынрак танышып китик.
Search Results for: органик кушылмалар
Циановодород, яки циансутуар (аның судагы эремәсен синиль әчесе дип атыйлар) H-C≡N сызыкча төзелешле гади, зур булмаган молекуладан гыйбарәт. Азот атомы белән күмертуар атомы арасында – көчле өчле бәйләнеш, ә H-C бәйләнеше исә көчсезрәк, һәм аның гетеролитик өзелүе цианид анионы – CN– — барлыкка килүенә китерә.
ПЭТ (полиэтилентерефталат) – әйләнә-тирәдә авыр таркалуына карамастан, күптәннән пластик савытлар, элпәләр һәм башка төрле эшләнмәләр җитештерүдә киң кулланыла торган матдә. Хәзерге вакытта күләме елдан-ел артучы ПЭТ чүбе табигый экосистемаларның тотрыклыгына нык тәэсир итә. Кешеләрдән ярдәм көтеп тормыйча, табигать бу төр чүп белән микрорганизмнар ярдәмендә үзе көрәшә башлады. Күптән түгел галимнәр бу «спецназчылар» белән танышу бәхетенә … Тулысынча
Космик тугандашлык, дуслык, тигезлек һәм бәхет… «Ерак планетада» дигән озын хикәянең идея юнәлеше әнә шул. Автор бу хикәядә башка йолдыз системасындагы бер планетада һәлакәткә очраган космонавтларның ят цивилизация очратуы һәм шул дөнья вәкилләре белән элемтәгә кереп, дуслык мөнәсәбәтләре урнаштыру турында сөйли.