«Куллану җәмгыятендә кешегә яшәү өчен кирәкле булган бөтен нәрсә дә бар, әмма ул бу тормышның мәгънәсен таба алмый». XX гасыр уртасында ук фәлсәфәче һәм өченче Вена психотерапия мәктәбенә нигез салучы Виктор Франкл (1905 — 1997) шулай дип язган. Аның сүзләренә караганда, мондый «экзистенциаль вакуум» депрессиягә һәм җәмгыятьтәге золымга илтә, һәм әлеге яшәеш мәгънәсенә җавап бирү өчен проблеманы яңача формалаштыру кирәк — үзенчәлекле Коперник борылышы таләп ителә. «Гыйлем» Виктор Франклның «Логотерапия һәм экзистенциаль анализ» исемле мәкаләләр җыентыгыннан бер өзекне татарчага тәрҗемә итте.
Search Results for: мәсәл
Космик тугандашлык, дуслык, тигезлек һәм бәхет… «Ерак планетада» дигән озын хикәянең идея юнәлеше әнә шул. Автор бу хикәядә башка йолдыз системасындагы бер планетада һәлакәткә очраган космонавтларның ят цивилизация очратуы һәм шул дөнья вәкилләре белән элемтәгә кереп, дуслык мөнәсәбәтләре урнаштыру турында сөйли.
Бәхетебезгә, хәзер өй каршындагы агачта «сихерче себеркесе» ояласа, «Убырлы!», «Сихерче!» тамгалары тагып, өй хуҗаларын учакка ташламыйлар. Куркыныч «бәрәңге чумасы» да тарих битләрендә калды, он да ипигә әйләнер алдыннан төрле сынаулар аша уза (XX гасырның икенче яртысыннан башлап булса да). Ә үсемлекләр исә, адәмнәр һәм башка тереклек ияләре кебек үк, элек ничек авырган булсалар, һаман да шулай тын гына авырып торалар. Аларның хәлен аңларга төрле әгъзалары: яфрак-сабаклары, таҗлары, җимешләре һ.б. ярдәм итә, ә дәвалау ысулларын фитопатология фәне өйрәнә.
2019 елның декабрь аенда моңа кадәр кешедә күзәтелмәгән коронавирус штаммы – COVID-19 пәйда булды. Бүгенге көндә коронавирус йөздән артык илгә үтеп керде, 148 меңгә якын кеше аны йоктырды (Россиядә – 47 кеше), шулардан 5538 кеше вафат (Center for Systems Science and Engineering (CSSE) at Johns Hopkins University (JHU) мәгълүматлары буенча). Болар барысы да коронавируслар гаиләлегенә керүче 40 вирусның берсе SARS-CoV-2 вирусынының бер штаммына бәйле.
«Урбанизм» термины төрле фәннәрдә бер-берсе белән кисешә торган берничә төшенчәне үз эченә ала. Социология фәнендә урбанизмны өйрәнә башлауга галимнәрнең бер соравы сәбәпче була: зур тизлек белән үсә башлаган шәһәрләр кешенең үзаңына һәм яшәү рәвешенә нинди йогынты ясый? Энтони Гидденс белән Филип Саттон язган «Социологиянең төп төшенчәләре» китабында урбанизмның асылы, өйрәнүләрнең кыскача тарихы һәм хәзерге чорда актуальлеге кыскача аңлатыла.
Америка психологлары күселәрне машина йөртергә өйрәткәннәр. Әлеге “машина” тәгәрмәчләргә утыртылган пластик савыттан гыйбарәт, аны алга таба юнәлдереп була, машинаның шулай ук уңга һәм сулга бора торган җайланмасы да бар. Моңа өйрәтү өчен, бер айдан алып тугыз айга кадәр вакыт кирәк булган (бу аралык күселәрнең үзләренә һәм торган тирәлекләренә бәйле). Шул вакыт аралыгыннан соң машина йөртү күселәрнең … Тулысынча