Search Results for: иман
Инглиз профессоры, фәнне популярлаштыручы галим Иэн Стюарт үзенең «Иң бөек математик мәсьәләләр» дигән китабында Ферма теоремасын, Кеплер гипотезасын һәм күпләр өчен чишеп булмастай тоелган башка мәсьәләләрне аңлаешлы итеп аңлатып кына калмый. Ул математикада һәрдаим яңа ачышлар булуын, ә аларның гамәлдә кулланылуы һәр кешенең күзалдында баруын күрсәтә. Чынлап та, һәр кеше дә үзенең смартфонының математик формулалар … Тулысынча
Хәзерге заман психология фәнендә җенес һәм гендер кемлекне (идентитлык) гел аермыйлар. Җенси үзенчәлекләрне һәм аермалыкларны тасвирлаганда, әдәбиятта еш кына «гендер үзенчәлекләре» термины кулланыла, ләкин бу дөрес түгел, аларны аера белергә кирәк. «Ир-ат һәм хатын-кыз», «малай һәм кыз», «яшүсмер кыз һәм егет» дигәндә, без җенси аермалыкларны, кайбер биологик үзенчәлекләрне күздә тотабыз. Әлеге үзенчәлекләргә бик күп сыйфатлар … Тулысынча
«Гыйльми мирас» шәлкемендә татар телендә бер гасыр элек дөнья күргән фәнни-популяр язмалар һәм дәреслекләр урнаштырыла. Игътибарыгызга данлыклы мәгърифәтче Әхмәтһади Максудиның панисламизм турында мәкаләсен тәкъдим итәбез. Панисламизм (Иттихад аһле ислам) Панисламизм – ул әһле исламның берләшүе димәктер. Европа газетларында бу сүздән бик нык куркалар һәм моңа каршы төрле чаралар алып баралар. Аларның фаразынча, бөтен дөньядагы 300 … Тулысынча
Татарлар — Казакъстанда инде күптән урнашып яши башлаган диаспораларның берсе. Әлеге мәкалә исә татар халкының бу төбәктә таралып урнашу тарихына багышланган. Беренче күчеп утыру дулкыннарына, аларның юнәлешенә һәм мигрантларның составына игътибар бирелә. XX гасыр башында татарлар Казакъ даласының бөтен төбәкләрендә диярлек яшәгәннәр, сан буенча алар рус, казакъ һәм украиннардан гына калышканнар. Бүгенге көндә Казакъстан татарлары … Тулысынча
Әйе, чын диннәргә пародия буларак барлыкка килгән дини ышанулар да бар. Кемдер күзгә күренми торган алсу бермөгезгә табынса, башкалар – оча торган токмач монстрына, ә өченчеләр – Тулы булмаган Хәкимгә ышана. Пастафари Оча торган токмач монстрына табынучыларны пастафарианнар дип йөртәләр. Бу динне Бобби Һендерсон исемле бер кеше 2005 елда уйлап таба. Ул шул рәвешле Канзас штаты … Тулысынча
Халык ышанулары һәм хорафатларның нигә кирәк булуы, җәмгыятьтә үтәгән функцияләре, һөнәри хорафатлар һәм хорафатны урап узу алымнары турында фольклор белгече Варвара Добровольская сөйли Хорафат, ягъни суеверие – кирәкмәгәнгә, бер файдасызга үз-үзеңне ышандыру. Хорафат гади ышану, иман белән чагыштырганда, «күңел эше»н таләп итми. Бу көнкүреш ситуацияләрдә үзеңне тоту, билгеле проблемалардан качу өчен бер җыелма. Мәсәлән, тоз … Тулысынча
«Рәсемле җәгърәфия» дип исемләнгән география дәреслегенең хәзерге татар язуына беренче күчермәсе. Дәреслекне Закир Шакиров язган, нашире – Шәмсетдин Хөсәенов. Китап 1914 елда «Өмид» нәшриятында басылып чыккан. Текстны иске имладан кирилл язуына Рәхимә Шиһапова күчерде. Китапның башын монда укый аласыз. §17— Диңгезләр Зур су белән капланган киң мәйданга диңгез диелә. Диңгезләрнең бик зурлары бар, бер читеннән … Тулысынча
Безнең баш мие бөтен нәрсәгә дә җавап табырга тырыша. Аңыбыз гел уйлануда. Фикерләү барышында без дөньяны танып-беләбез, аны үзебез өчен аңлатабыз. Когнитив фәннәр шушы процессны өйрәнә. Нәкъ менә когнитивистлар кешенең һәрвакыт үз-үзен алдавын ачканнар. Дөрес, бу чын мәгънәсендә алдашу түгел. Сүз когнитив тайпылышлар дигән күренеш турында бара. Без фикерләвебездә инде күптәннән калыплашкан хаталарны еш ясыйбыз. … Тулысынча
Диннәрне классификацияләү, ягъни мәгънәле төркемнәргә бүлеп өйрәнүнең төрле ысуллары турында сөйләшүне дәвам итәбез (беренче өлешне карагыз). Дини юнәлешләрнең күптөрле булуы аларны төркемләү-классификацияләү проблемасын алга куя. Бу мәсьәләгә карата берничә мөнәсәбәт-якын килү бар, ләкин аларның берсе дә гомумтанылган булып саналмый. Генетик мөнәсәбәт Диннәрнең килеп чыгу үзенчәлеген исәпкә ала һәм аларны табигый (халыкчан) диннәр һәм вәхи диннәр … Тулысынча