Search Results for: Татарстан
Татарстанның үсемлек дөньясы бик бай. Аны фәнни рәвештә системалаштырган хезмәтләр дә бар. Шул исәптән, республикадагы үсемлек атамаларының русча-татарча сүзлекләре дә төзелгән иде. Сезнең игътибарыгызга тәкъдим ителә торган бу китап шундыйлардан. Аны Айрат Галимҗанов әзерләгән. Бу китап — «Татарстан флорасының сүзлек-белешмәлеге» — шул ук исемдә 1988 елда Р. Г. Иванова тарафыннан язылган хезмәткә нигезләнеп төзелгән. Әлеге … Тулысынча
Татарстан Республикасының Төп кануны булган Конституция 1992 елның 6 ноябрендә кабул ителгән һәм 30 ноябрендә гамәлгә кергән. Әлеге мөһим документ нинди тарихи юл үткән, әйдәгез, белгәннәребезне яңартыйк. Инфографиканы Даниль Әхмәтшин һәм Айдар Шәйхин әзерләде мәгълүмат чыганагы: archive.tatarstan.ru, gossov.tatarstan.ru
25 ел элек Татарстан Җөмһүрияте Президентлы булды. Төрле сәяси проблемалар булуга карамастан, Татарстан әле һаман да Президентлы. Бәйрәм уңаеннан, бу сәяси институт турында белгәннәребезне яңартырга тәкъдим итәбез. Кем Татарстан Президенты була ала? Нинди таләпләр куелган? Шәймиев ничә көн президентлык иткән?
Сугышның башлангыч чорында совет гаскәрләре көч буенча үзләреннән күпкә өстенрәк дошманга каршы авыр сугышлар алып бара. Бу вакытта әле союзниклар тарафыннан да бернинди ярдәм булмый. Шушы көннәрдә Совет Армиясе солдатлары һәм офицерларының киләчәктә җиңүгә илтәчәк көчле батырлык рухы формалаша. Татарстанлылар — көрәштә! Шушы чорларда батырларча көрәшкән күп кенә татар каһарманнары турындагы истәлекләр дә сакланып калган. … Тулысынча
Татар милли идеясенең көче, татар милли рухының ныклыгы фронтта ачык чагыла. Татар сугышчылары гаҗәеп батырлык күрсәтәләр. Русларның җиңүгә керткән өлешен, гадәттә, бөтен Совет Армиясе мисалында күрсәтәләр. Татар сугышчылары төрле хәрби частьләрдә хезмәт иткәнлектән, татарлар керткән өлешне күрсәтеп бирүе кыенрак. Күренекле рус тарихчылары Ю.М.Кораблев һәм Г.А.Куманев билгеләп үткәнчә, тикшерелгән 200 укчы дивизия составында татарлар уртача 2,69 … Тулысынча
Сугыш, илнең матди куәтенә сынау булу белән бергә, хакимлек иткән коммунистик идеологиянең көчсезлеген дә ачып сала. Сугыш алды елларында hәм сугыш башлангач та, Союзның хакимият органнары Россия-Алмания сугышын фашизм белән коммунизм бәрелеше итеп күрсәтергә тырышалар. Ләкин тиздән алар коммунистик идеологиянең халыкны туплый, берләштерә торган рус идеясе дә, бөтенсоюз идеясе булмавына hәм була да алмачаягына ышаналар. … Тулысынча
Авыл сугышка коллективлаштыру белән башланган реформаны төгәлләмәгән хәлдә килеп керә. Моңа кадәр илне туендырып килгән хосусый крестьян хуҗалыклары бетерелгән була. Аларны алмаштырган колхоз һәм совхозлар әле ныгып өлгермәгән. Уйланылганча, алар дәүләт ихтыяҗларын гына түгел, колхозчы һәм совхоз эшчеләренең үз ихтыяҗларын да канәгатьләндерергә тиеш була. Чынбарлыкта исә, колхоз һәм совхозлар хәтта уңыш мул булган елларда да … Тулысынча
30нчы елларда, җирле сәнәгатьнең зур булмаган оешмаларын исәпкә алмаганда, Татарстанның бөтен сәнәгате диярлек хәрбиләштерелгән, аны идарә итү үзәкләштергән була. Сугыш башлану белән республикадагы сәнәгать предприятиеләренең эше Союз хөкүмәте төзегән хәрби-хуҗалык планы нигезендә үзгәртеп корыла. Күпчелек предприятиеләр хәрби продукция җитештерүгә күчерелә. Болардан тыш Татарстанда көнбатыштагы фронт яны республикаларыннан һәм өлкәләреннән эвакуацияләнгән сәнәгать предприятиеләре дә урнаштырыла. Андыйлар … Тулысынча
Сугыш башлану белән хакимиятнең бердәм Мәскәү үзәгенә туплануы үзенең иң югары ноктасына җитә. Илдә хакимиятне Дәүләт Оборона Комитеты (ДОК – ГКО – Государственный Комитет Обороны) гамәлгә ашыра. Бу комитетта СССР хөкүмәте рәисе Сталин җитәкчелек итә. 19нчы июльдә Сталин оборона халык комиссары итеп билгеләнә. 8нче августта ул СССР Кораллы Көчләренең Югары Башкомандующие (Сәргаскәр) һәм Югары Башкомандование … Тулысынча