Татар этнографиясен өйрәнүгә керешкән беренче татарларның берсе — Каюм Насыйриның — язмаларыннан татарларда ашау-эчү гореф-гадәтләре турында текст белән танышырга тәкъдим итәбез. 100 ел элек татарларда туклану ничек оештырылган икән? Аш дигән сүз күп мәгънәдә истигъмаль кыйлына: аш бар мотлакан[1] ашый торган нәрсә мәгънәсендә; һәрни булса да ашарга ярый торган нәрсә. Мәсәлән, балчыкны аш дип әйтеп булмый, … Тулысынча
Search Results for: Казан
XX гасырның урталары космонавтика белән бәйле зур хыяллар чоры була. Табигый, галәмне яуларга хыялланнучылар арасында татар кешеләре дә булмый түгел, тик нидер сәбәпле, алар турында бик аз сөйләнә. Без бу хатаны төзәтеп, сезне космонавтика үсешенә өлеш керткән кайбер татар шәхесләре белән таныштырырга булдык.
Космик тугандашлык, дуслык, тигезлек һәм бәхет… «Ерак планетада» дигән озын хикәянең идея юнәлеше әнә шул. Автор бу хикәядә башка йолдыз системасындагы бер планетада һәлакәткә очраган космонавтларның ят цивилизация очратуы һәм шул дөнья вәкилләре белән элемтәгә кереп, дуслык мөнәсәбәтләре урнаштыру турында сөйли.
Соңгы елларда дөньяны чын глютен истериясе биләп алды. Күп кеше составында җилемсә булган ризыкны бар гөнаһларда гаепләп, аннан баш тарта башлады. Әмма дөнья җәмәгатьчелеген шул кадәр куркыткан, күпчелек массакүләм мәгълүмат чаралары тарафыннан «массакүләм ашказанын эшләтмәү коралы» дип аталган нинди серле матдә соң ул? Әйдәгез, бу мәсьәләгә ачыклык кертик.
Леонардо да Винчи – күренекле Флоренция юристының никахтан тыш туган улы. Ул 1452 елда Флоренция янындагы Винчи шәһәрчегендә дөньяга килә. Леонардо скульптор, рәссам, дизайнер Андреа Вероккьоның өйрәнчеге була. Милан белән Франциянең сарай даирәләре, Ватикан һәм Флоренция республикасы өчен рәссам һәм инженер булып эшли. Активлык төрлелегенә килгәндә, ачык базардагы эшкә караганда аңа сарай даирәсендәге эш күбрәк туры килгән. Шул рәвешле – ул халыкара дәрәҗәдәге йолдызга әверелә.