Угыз теле — X-XI гасырларда Угыз дәүләтенең рәсми теле булып торган төрки тел. Бүгенгесе көндә үле тел статусында. Арал диңгезе буе, Каспий буе түбәнлеге, Сырдәрья елгасы буенда, хәзерге Төркия, Төркмәнстан, Әзербәйҗан, Кытай һәм хәтта Молдавия җирләрендә таралган булган. Баскаков классификациясе буенча, угыз теле болай карала: Алтай телләре семьялыгы ⬇ төрки телләр төркеме ⬇ көнбатыш һун … Тулысынча
Search Results for: Кытай
«Гыйльми мирас» проекты кысаларында 1940 елда «Милли байрак» газетасында дөнья күргән шушы мәкаләнең кирилл язуына күчермәсен тәкъдим итәбез. Әлеге мәкаләдә тәмәке тарту күренешенә җитди фәнни анализ бирелә, шул ук вакытта, текст үз заманы өчен чагыштырмача җиңел һәм кызыклы телдә язылып, халык сәламәтлеген саклау эшенә багышлана. Сүз уңаеннан, «Милли байрак» газетасы Кытайда, Харбин шәһәрендә ун ел … Тулысынча
Хәзәр каһанлыгының Византия мәмләкәте һәм Гарәп хәлифәлеге белән мөнәсәбәтләре нинди булган? Ни өчен Хәзәр каһанлыгы дин сайларга мәҗбүр булган? Тарихи документларда хәзәрләрнең дин сайлау процессы ничек сурәтләнә? Бу һәм башка сорауларга тарих фәннәре докторы Владимир Петрухин җавап бирә. Сугыша алмасаң, тел өйрән Без сезнең белән Ауразия дип атала торган, безнең карашка, Якын Көнчыгыштан Ерак Көнчыгышка … Тулысынча
Тәңречелек, башкача әйткәндә, Күк тәңресенә инану, төрки халыкларның һәм монголларның ислам һәм христианлык кебек диннәрне кабул иткәнчегә кадәр кулланылышта булган борынгы ышану системасы. Тәңречелек элек барлык төрки халыкларның да көнкүрешендә зур роль уйнаган булса, бүгенге көндә кайбер төркиләрнең генә тормышында һаман урын таба (мәсәлән, якутларда һәм Алтай төркиләрендә). Тәңри көнкүрешебездә Тәңре буларак искә алына һәм … Тулысынча
Татар милләте искиткеч шәхесләре белән горурлана ала. XX гасырда дөньяны тетрәткән бөек татарлар арасында Бао Эрхань да бар. Кем ул? – дип аптырарсыз сез. Бао Эрхань – ул уйгыр һәм кытай сәясәтчесе Борһан Шаһидинең кытайча исеме. Борһан Шаһиди 1894 елда туган. Аның бабалары арасында уйгырлар да булган. Уйгырлар – хәзерге Кытайның Шенҗан-Уйгыр автономияле районында яшәүче … Тулысынча
Тарихчы Александра Архангельская яңа гасыр башы бөтен дөнья икътисадында тигезлек булмавы, Көньяк Кореяның икътисади мөмкинлекләре һәм БРИКС төркеменең киләчәге турында Кирпечләр БРИКС (BRICS) — бик тиз үсеш алучы биш илдән торган төркем: Бразилия, Русия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка Җөмһүрияте. 2010 елны Көньяк Африканы да үз арасына кертер алдыннан ул БРИК дип йөртелә иде. Беренче тапкыр … Тулысынча
«Рәсемле җәгърәфия» дип исемләнгән география дәреслегенең хәзерге татар язуына беренче күчермәсе. Дәреслекне Закир Шакиров язган, нашире – Шәмсетдин Хөсәенов. Китап 1914 елда «Өмид» нәшриятында басылып чыккан. Текстны иске имладан кирилл язуына Рәхимә Шиһапова күчерде. Китапның башын монда укый аласыз. §17— Диңгезләр Зур су белән капланган киң мәйданга диңгез диелә. Диңгезләрнең бик зурлары бар, бер читеннән … Тулысынча
Математик Игорь Петров Галәмнең киңәюе, модель буенча эшләнгән мәсьәләләр һәм нефть чыгару буенча чыгымнарны оптимальләштерү турында сөйли. Суперсанаклар бөтен дөнья буенча киң таралган. Бүгенге көндә мондый санаклар булдыру һәм эшләп чыгару өлкәсендә Америка, Япония һәм Кытай тикшеренүчеләре әйдәп баралар. Соңгы вакытта мәгълүматны гаҗәеп тизлек белән эшкәртә ала торган экзафлоп компьютерлар турында сөйли башладылар. Ләкин иң … Тулысынча
Диннәрне классификацияләү, ягъни мәгънәле төркемнәргә бүлеп өйрәнүнең төрле ысуллары турында сөйләшүне дәвам итәбез (беренче өлешне карагыз). Дини юнәлешләрнең күптөрле булуы аларны төркемләү-классификацияләү проблемасын алга куя. Бу мәсьәләгә карата берничә мөнәсәбәт-якын килү бар, ләкин аларның берсе дә гомумтанылган булып саналмый. Генетик мөнәсәбәт Диннәрнең килеп чыгу үзенчәлеген исәпкә ала һәм аларны табигый (халыкчан) диннәр һәм вәхи диннәр … Тулысынча
Дини юнәлешләрнең күптөрле булуы аларны төркемләү-классификацияләү проблемасын алга куя. Бу мәсьәләгә карата берничә мөнәсәбәт-якын килү бар, ләкин аларның берсе дә гомумтанылган булып саналмый. Хокукый (норматив) мөнәсәбәт. Бу аспект диннәрне хаклык принципы буенча хак һәм ялган диннәргә бүлүдә чагыла. Норматив төркемләү – динне өйрәнүдә иң борынгы һәм объектив булмавы сәбәпле фәнне бөтенләй канәгатьләндерми торган бүленеш. Инде … Тулысынча