Нанотехнологияләр турында төрле стереотиплар һәм ялган фикерләр ничек барлыкка килгән һәм алар ничек фаш ителә? Нанотехнологияләр – ХХ гасыр ахыры күренеше Дөрес түгел. ХХ гасыр ахырында нанотехнологияләр дип кешелек аңлы яки аңсыз рәвештә инде мең еллар дәвамында кулланган нәрсәләрне атый башладылар. Наноматериалларны, мәсәлән, Борынгы Бабил (Вавилон) халкы төсле пыяла ясаганда кулланганнар. Алар, әлбәттә, моны белмәгәннәр, … Тулысынча
химия
Химия буенча бөтенрусия олимпиадасының җиңүчесе, физика буенча бөтенрусия олимпиадасының катнашучысы, Химия өлкәсендә Халыкара олимпиаданың алтын медаль иясе. Бу казанышларга ирешкән якташыбызга әле нибары 16 гына яшь! Сүз Казан (Идел буе) федераль университеты Химия институтының 1 нче курс студенты Булат Курамшин турында. Укытучылары Булат Казан шәһәренең 131нче номерлы мәктәбендә белем алган. Аның фән дөньясы белән мавыгып … Тулысынча
Эрнест Резерфорд – төш физикасының “әтисе” буларак танылган, чын мәгънәсендә бөек физик-тәҗрибәче. Ул Яңа Зеландиянең Көньяк утравында, төгәлрәге, Брайтуотерда, 1871 елның 30 августында дөньяга килә. 1937 елның 19 октябрендә Кембридж шәһәрендә вафат була. Патша җәмгыяте әгъзасы Резерфорд туган илендә укый, ә 1894 елда Кентербери көллиятендә фәннәр бакалавры дәрәҗәсен ала. 1895-1898 елларда исә ул электронны ачуы … Тулысынча
Нобель премиясен тапшыру — фән дөньясында елның иң зур вакыйгасы. Ләкин фәннән ерак торган кешеләр бу бүләк тирәсендә туа торган гөр килүне кайчагында аңлап бетермиләр. «Җиңү яулаган ачышлар тормышта файдалымы соң?» — диләр алар. Әйдәгез, көндәлек тормышыбызга үзгәрешләр китергән олуг ачышлар «бәйгесен» карап узыйк.
Ислам галимнәре дөнья фәннәре үсешенә зур өлеш керткән. Мәсәлән, Әбү Гали ибн Синаның (Әбүгалисина, 980-1037) «Тыйб белеме канун»ы ислам дөньясында гына түгел, ә бөтен Аурупада медицинаның нигезе булып саналган. Моңа иң ачык дәлил булып, әлеге китапның 600 елдан артык Аурупа университетларында уку әсбабы булып хезмәт итүе тора. Моңардан тыш, Әбүгалисина 29 төрле фән өлкәсендәге ачышлар авторы. … Тулысынча
Онейроид – синдром буларак иң «күңелле» психопатологик халәтләрнең берсе. Гүзәл феялар, галәмәт алыплар һәм Яктылык көчләренең Караңгылык белән сугышы – бу синдром белән җәфа чиккән кешеләрнең күзенә шундый вакыйгалар күренә. Мондый кызыклы төшләрне кайберәүләр махсус «күрергә» тырыша. Мәдәният һәм төшләр Онейроид үзенең төп исемен «oneiros» дигән грек сүзеннән алган. Оneiros «төш күрү» дигәнне аңлата. Грек … Тулысынча
Газ дигәч, кухняларда ашлар пешергән табигый газ гына күз алдына килмәсен. Күп кенә химик матдәләр өчен газ халәте гадәти. Ләкин шул гадиләрнең дә гадәти булмаган яклары килеп чыга икән. Әйдәгез, 5 гадәти булмаган газ белән танышыйк. Кәефне күтәрүче газ Америка химигы Джеймс Вудхауз 1800 елда формамидта (HCONH2) күкертнең (сера) җылытылган натрий нитриды (NaNO2) эремәсе белән үзара … Тулысынча
Менделеевның периодик җәдвәле кайсы ягы белән уникаль? Бөек химик әле ачылмаган элементларның сыйфатларын каян белгән? Нобель премиясе белән дә бүләкләнмәгән галимгә аннан да зуррак нинди хөрмәт күрсәтелгән? Бу турыда сезгә TedED проектының анимацияле дәресе сөйләр. Ләззәтләнегез! Видео татарчага тавышландырылган. Татарча субтитрларны укыр өчен, видеоның иң аскы рәтендә урнашкан тамгага басырга онытмагыз. Текстны Фирүзә Шәйхуллина укыды. Татарстан … Тулысынча
Агулый торган сугыш матдәләренең берничә тамчысы да кешене үтерә яки вакытлыча сафтан чыгара ала. Химик корал шулкадәр коточкыч куркыныч булганга, аны ничәмә-ничә тапкыр тыеп карадылар инде. Ләкин агулы матдәләр бүген дә хәрби конфликтларда кулланыла. Инфографика РИА Новости сәхифәсеннән тәрҗемә ителде.
Табигать — могҗизалар чыганагы. Ләкин һәр табигый могҗизаның аңлатмасы бар. Фән аларның серләрен чишә белә. Менә, мәсәлән, агач яфраклары. Язын яшел булып ярылалар, яшел булып яшиләр, ә аннары табигатьнең сары, кызыл-сары, кызыл киемнәргә киенүе дә озак көттерми, көз җитә. Яфракларның шундый көзге төсләре каян килеп чыкканын белергә тырышыйк әле. ХЛОРОФИЛЛ Хлорофилл – үсемлекләрне яшел төскә буйый … Тулысынча