
30нчы елларда, җирле сәнәгатьнең зур булмаган оешмаларын исәпкә алмаганда, Татарстанның бөтен сәнәгате диярлек хәрбиләштерелгән, аны идарә итү үзәкләштергән була. Сугыш башлану белән республикадагы сәнәгать предприятиеләренең эше Союз хөкүмәте төзегән хәрби-хуҗалык планы нигезендә үзгәртеп корыла. Күпчелек предприятиеләр хәрби продукция җитештерүгә күчерелә. Болардан тыш Татарстанда көнбатыштагы фронт яны республикаларыннан һәм өлкәләреннән эвакуацияләнгән сәнәгать предприятиеләре дә урнаштырыла. Андыйлар … Тулысынча