• Инфографика
  • Видеоязма
  • Сайланган язма
  • Мәкалә
  • Аудиоязма
  • Китап
Гыйлем
  • ТАРИХ
  • ФИЗИКА
  • ХИМИЯ
  • АСТРОНОМИЯ
  • ПСИХОЛОГИЯ
  • ҖӘМГЫЯТЬ
  • ТЕЛ
  • ӘДӘБИЯТ
  • ФӘЛСӘФӘ
  • БИОЛОГИЯ
  • ДИННӘР

китап

Космик тугандашлык, дуслык, тигезлек һәм бәхет… «Ерак планетада» дигән озын хикәянең идея юнәлеше әнә шул. Автор бу хикәядә башка йолдыз системасындагы бер планетада һәлакәткә очраган космонавтларның ят цивилизация очратуы һәм шул дөнья вәкилләре белән элемтәгә кереп, дуслык мөнәсәбәтләре урнаштыру турында сөйли.


Русча-татарча биология терминнары сүзлеге 1972 елда дөнья күргән. 45 ел элек бастырылган булса да, ул билгеле дәрәҗәдә һаман актуаль булып кала. Өстәвенә, татар фәнни терминнарының үсешен өйрәнгән очракта, һәрбер сүзлек кадерле. Моны истә тотып, без аны сканладык һәм интернетка урнаштырдык. Китапның авторлар коллективы: Руфил Минибаев, Рәүф Гилдеев, Рәбигә Фәйзрахманова, Әдибә Гарифуллина, Илкам Макалеев, Нәҗия Бакиева, … Тулысынча


Игътибарыгызга тәкъдим ителә торган «Русча-татарча география сүзлеге» 1977 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән. Аның авторы З.С. Дусаев булган, махсус мөхәррир хезмәтендә Адлер Тимергалин да үз каләмен керткән. Күләме ягыннан чагыштырмача кыска булса да, анда төп географик төшенчәләр һәм атамалар китерелгән. Йөкләр өчен сылтама: Google Drive Китапны Сәрбиназ Шәйхелова сканлады.


Мәхмүд Галеев һәм Адлер Тимергалин 1974 елда «Русча-татарча астрономия терминнары сүзлеге»н төзегәннәр. Сүзлеккә 1100 термин кергән. Әлбәттә, 40 ел эчендә астрономия фәне танымаслык булып үзгәрде, әмма фәннең нигезен тәшкил иткән терминнар сакланды. Игътибарыгызга әлеге сүзлекнең сканлаштырылган pdf-язмасын тәкъдим итәбез. Астрономия сүзлеге — йөкләргә PDF-язманы Ләйлә Миңнуллина әзерләде.


Тормышта безгә бик еш бәхәсләшергә туры килә. Ә инде хәзерге заманында дискуссияләр – интернет-мәдәниятнең аерылгысыз өлеше. Әмма без бәхәсләшә беләбезме? Гади әйбер кебек тоелса да, чынлыкта, бәхәс – ул сәнгать. 1923 елда исә Сергей Поварнин исемле атаклы рус мантыйкчысы шушы мәсьәләгә багышлап махсус китап чыгара. Анда ул дөрес итеп бәхәсләшергә өйрәтә. «Гыйлем» татарча да матур … Тулысынча


“Гыйлем” атаклы татар тел белгече Рифгать ага Әхмәтҗановның 2003 елда дөнья күргән китабы белән танышырга тәкъдим итә. “Татар терминологиясенең тарихи чыганаклары” дигән бу хезмәтендә автор терминнарның килеп чыгышын кызыклы дәлилләр китереп аңлата. 15 тел белгән галимнең бу әсәре һәркемгә кызыклы булыр дип өметләнәбез.




Гыйлем


Безне онытмагыз

Безнең электрон почта таратмасына язылыгыз һәм иң кызыклы язмалар белән танышып барыгыз.

Язылуыгыз өчен рәхмәт

Ниндидер хата бар

Без сезнең шәхси мәгълүматыгызны хөрмәт итәбез һәм бу мәсьәләгә җитди карыйбыз.

  • Безнең хакта
    • Нәрсә ул Гыйлем?
    • Мөхәррият
    • Күзәтү шурасы
  • Хәлбуки
  • Кулланучыга
    • Кулланучы килешүе
    • Тәрҗемә сәясәте
    • Авторлык хокуклары
    • Яңалыкларга язылу
  • Рубрикалар
    • Аудиоязма
    • Видеоязма
    • Инфографика
    • Китап
    • Комикс
    • Мәкалә
    • Сынау
    • Яңалык
  • Ярдәм күрсәтү
    • Автор булыгыз
    • Проектны популярлаштыру
    • Финанс ярдәме
    • Финанс хисабы
  • Башка проектлар
    • Терминнар базасы
    • Фәнни мәгълүмат индексы
    • Башка телләрдә бүлекләр

Copyright © 2016 Гыйлем.