Космик тугандашлык, дуслык, тигезлек һәм бәхет… «Ерак планетада» дигән озын хикәянең идея юнәлеше әнә шул. Автор бу хикәядә башка йолдыз системасындагы бер планетада һәлакәткә очраган космонавтларның ят цивилизация очратуы һәм шул дөнья вәкилләре белән элемтәгә кереп, дуслык мөнәсәбәтләре урнаштыру турында сөйли.
Search Results for: язу системасы
Бәхетебезгә, хәзер өй каршындагы агачта «сихерче себеркесе» ояласа, «Убырлы!», «Сихерче!» тамгалары тагып, өй хуҗаларын учакка ташламыйлар. Куркыныч «бәрәңге чумасы» да тарих битләрендә калды, он да ипигә әйләнер алдыннан төрле сынаулар аша уза (XX гасырның икенче яртысыннан башлап булса да). Ә үсемлекләр исә, адәмнәр һәм башка тереклек ияләре кебек үк, элек ничек авырган булсалар, һаман да шулай тын гына авырып торалар. Аларның хәлен аңларга төрле әгъзалары: яфрак-сабаклары, таҗлары, җимешләре һ.б. ярдәм итә, ә дәвалау ысулларын фитопатология фәне өйрәнә.
Пандора планетасындагы на’ви телендә саннарның үзәнчәлекләре нәрсәдә? Клингон теленең фонетикасы нидән гыйбарәт? Дотракийларның телендә җанлылык категорияләре нинди? Тел белгече Александр Пиперски бу сорауларның барысына да җавап бирә ала, чөнки ясалма телләрне (алар арасында кино һәм әдәбият өчен уйлап табылганнары да бар) күптәннән өйрәнә.
Инглиз профессоры, фәнне популярлаштыручы галим Иэн Стюарт үзенең «Иң бөек математик мәсьәләләр» дигән китабында Ферма теоремасын, Кеплер гипотезасын һәм күпләр өчен чишеп булмастай тоелган башка мәсьәләләрне аңлаешлы итеп аңлатып кына калмый. Ул математикада һәрдаим яңа ачышлар булуын, ә аларның гамәлдә кулланылуы һәр кешенең күзалдында баруын күрсәтә. Чынлап та, һәр кеше дә үзенең смартфонының математик формулалар … Тулысынча
Әгәр дә SAT имтиханнарында катнашкан һәр укучы җавапларны теләсә-ничек куеп чыкса, нәрсә булачак? Күпме кеше «бишле» алыр? — Роб Балдер биргән сорау Беркем дә алмас. SAT — Scholastic Assessment Test, туры тәрҗемәдә «Академик Бәяләү Тесты») — Америка Кушма Штатларында мәктәпнең югары сыйныф студентлары өчен стандартлаштырылган тест (ACT тесты сыман), ул югары уку йортларына керү өчен кирәк … Тулысынча
Көтелмәгән сәяси борылышларга, дөньякүләм сәяси һәм хәрби вәзгыятьнең кискенләшүенә китергән 2016 ел тәмамланды. Күпләр өчен ул күптөрле күңелсез вакыйгалар белән дә, киләчәккә гаҗәеп зур өмет белән карарга мөмкинлек тудырган яхшы хәбәрләр белән дә истә калыр. Фән тарихы өчен исә бу ел менә нинди булып истә калачак. Ел сүзе: пост-хакыйкать Оксфорд сүзлеге мөхәррияте 2016 елның ел … Тулысынча
Стресс турындагы фәнгә Канада галиме Һанс Селье нигез салган. Ул кешене ярсытучы төрле әйберләр нәтиҗәсендә организмда авырлыкларга түзү мөмкинлеген арттыра торган универсаль җавап барлыкка килүен аңлаткан. Алар арасыннан кайбер универсаль механизмнарны атап китик: симпатоадреналь механизмнарның активлашуы, бөер өсте бизләре гормонының (адреналин – стресс гормоны) бүленеп чыгуы, иммун системасының реакциясе, метаболизмның үзгәрүе. Әлеге универсаль реакцияләр организмның … Тулысынча
Мәктәптә укыганда ук һәр укучы үзенә ошый торган, аңа якын булган фәнне сайлап куядыр, минемчә. Кемгәдер саннар белән эш итү ошаса, кемдер озын иншалар язуны, зур-зур китаплар укуны үз итә. Нәкъ менә шундыйлар татар әдәбияты буенча олимпиада белән кызыксыналар да инде. Олимпиада — ул синең көчеңне сынап карар өчен оештырыла торган чара. Шул фән буенча … Тулысынча
Әйе, чын диннәргә пародия буларак барлыкка килгән дини ышанулар да бар. Кемдер күзгә күренми торган алсу бермөгезгә табынса, башкалар – оча торган токмач монстрына, ә өченчеләр – Тулы булмаган Хәкимгә ышана. Пастафари Оча торган токмач монстрына табынучыларны пастафарианнар дип йөртәләр. Бу динне Бобби Һендерсон исемле бер кеше 2005 елда уйлап таба. Ул шул рәвешле Канзас штаты … Тулысынча
Тәңречелек, башкача әйткәндә, Күк тәңресенә инану, төрки халыкларның һәм монголларның ислам һәм христианлык кебек диннәрне кабул иткәнчегә кадәр кулланылышта булган борынгы ышану системасы. Тәңречелек элек барлык төрки халыкларның да көнкүрешендә зур роль уйнаган булса, бүгенге көндә кайбер төркиләрнең генә тормышында һаман урын таба (мәсәлән, якутларда һәм Алтай төркиләрендә). Тәңри көнкүрешебездә Тәңре буларак искә алына һәм … Тулысынча