Кешелек Галәмдә ялгызы гына яшиме? Бәлки, кайдадыр безнең Җиребез кебек үк планета бардыр һәм анда безнең кебек үк акыллы затлар яшидер? Соңгы 30 елда бу сорауларга җавап табырга тырышучы астрономнар артты. Хәзер алар экзопланеталарны өйрәнә. Алар арасында Җиребезнең игезәкләре дә, “Йолдыз сугышлары” (Star Wars) эпопеясендә искә алынган планеталарга охшаш урыннар да бар. Озак вакыт дәвамында … Тулысынча
Search Results for: Су анасы
Каюм Насыйри язган күпсанлы хезмәтләр арасында хисап дәреслеге дә бар. Бер гасыр элек балаларны санарга, кушарга, тапкырларга-бүләргә ничек өйрәткәннәр соң? Әлбәттә, ул чордагы ысуллар белән бүгенге заманда кабул ителгән методика арасында күп аермалар бар. Ләкин шулай да охшаш һәм хәтта кабатлана торган яклар да юк түгел. Игътибарыгызга Насыйриның хисап дәреслегеннән мәсьәләләр тәкъдим итәбез. Сез укыгандагы … Тулысынча
2008 елда француз биологлары тарафыннан ачылган һәм бактериофаг (бактерияләр вирусы) мисалында «вирофаг» дип аталган әлеге вирус, башка вирусларны зарарлап, аларның үрчүен киметә ала. Бу ачыш вирусларның да күзәнәкле организмнар кебек үк авырый алуын күрсәтте. Моннан тыш, вирофаглар, бер вирусның геннарын икенчесенә күчереп, «виросфера» (вируслар дөньясы) эволюциясендә мөһим роль уйнарга мөмкин. Менә инде ничә дистә еллар … Тулысынча
1802 елда рус физигы Василий Владимирович Петров (1761-1834) кызыклы күренеш ачыклый. Әгәр зур электр батареясының полюсларына агач күмер кисәген тоташтырсаң һәм аларны бер-берсенә тидереп, җиңелчә генә аерсаң, күмер очларында яп-якты ялкын хасил була, ә күмернең очлары күзләр чагылырлык итеп, ап-ак төскә кергәнче кыза (электр дугасы). Бу күренешне җиде ел узгач, инглиз галиме Г. Дэви абайлап … Тулысынча
Безнең баш мие бөтен нәрсәгә дә җавап табырга тырыша. Аңыбыз гел уйлануда. Фикерләү барышында без дөньяны танып-беләбез, аны үзебез өчен аңлатабыз. Когнитив фәннәр шушы процессны өйрәнә. Нәкъ менә когнитивистлар кешенең һәрвакыт үз-үзен алдавын ачканнар. Дөрес, бу чын мәгънәсендә алдашу түгел. Сүз когнитив тайпылышлар дигән күренеш турында бара. Без фикерләвебездә инде күптәннән калыплашкан хаталарны еш ясыйбыз. … Тулысынча
Нейрофизиология инде күпме еллар буена хайван яки кешенең нәрсәгәдер өйрәнгән вакытта – белем алганда – ниләр булганын тикшерергә омтыла. Бу вакытта баш миендә ниндидер матди эзләр калырга тиеш. Кызганычка каршы, психологлар, физиологлардан аермалы буларак, әлеге күренешне башкачарак тасвирлыйлар һәм акылны ниндидер мөстәкыйль бер зат буларак тасвирлыйлар. Физиологларны радиоалгычны сүтеп караучы физиклар белән чагыштырып булыр иде. … Тулысынча
Эшчәнлегенә төрледән-төрле бәя бирелгән, хәтта «музыка министры» дип тә йөртелгән бу шәхесебез милли классик сәнгать өчен ниләр эшләгән соң? Нәҗип Җиһановны XX гасыр татар музыка сәнгатенең иң зур эшлеклесе дип атыйлар. Аның киңкырлы һәм актив эшчәнлеге шундый бәя бирергә мөмкинлек тудыра. Татар музыкасы тарихының күп кенә әһәмиятле вакыйгалары Җиһанов исеме белән бәйле. Ул ярты гасырдан … Тулысынча
Татар милли педагогикасы (этнопедагогика) тарихының беренче чоры бик борынгыдан алып, б. э. кадәр III гасыр төрки кабиләләрендәге тәрбия чорын үз эченә ала. Бу чорга хас тәрбия тупланмасы төркиләрнең ышанулар җыелмасы, халык авыз иҗаты, музыкасы, сынлы гамәли сәнгате, гыйлемнәреннән тора. Күк һәм Җир улы Борынгы төркиләрне космогоник, ягъни дөнья яратылышы соравы бик күптәннән борчыган. Бу өлкәдә … Тулысынча
Интернет челтәренең сылтамаларына максатсыз баскалап, бер-берсенә бәйле булмаган яңалыклар сюжетын һәм реклама роликларын караштыргалап, массакүләм мәгълүмат чараларының текстларын укып утыру — болар барысы да безнең аңыбызны «фрагментлы» һәм өзек-өзек итә. Бүгенге көндә социаль челтәрләрдә аралашу стиленә нигезләнгән бихисап китаплар чыга, клип кануннары белән уйланылган фильмнар төшерелә (моңа ачык мисал — «Матрица») . Нәрсә соң ул … Тулысынча
ИДС — игътибар дефициты синдромы мәсьәләсендә бөтен дөньяга танылган белгеч Эдвард Һэллоуэлл фикеренчә, без, юк-барга күп вакытыбызны сарыф итеп, чын тормыштан читтә калырга мөмкинбез. Шуңа күрә бу психиатр тормышны яхшырак күрергә, күбрәк аңларга һәм тырышлык белән генә түгел, ә акыллы итеп тә эшләргә теләгән кешеләргә киңәшләрен бирә. Шомлы билгеләр Кеше белән сөйләшкәндә аны «кыскасы» яки … Тулысынча