А. А. Прокофьева-Бельговская искиткеч оратор һәм үткен сүзле әңгәмәдәш тә була. Әлеге язма – аның 80 яше тулу уңаеннан сөйләгән докладының караламасыннан өзек (1983 елның 26 марты, молекуляр биология институты). Ул көнне, рәсми хөрмәтләү урынына, ул бары үзенең тормышы һәм фәне турында гына сөйләргә теләк белдерә.
Search Results for: Казан
1996 нчы – 2001 нче елларда Казанның «Мәгариф» нәшриятында «Табигать әлифбасы» – «Азбука природы» сериясенә берләштерелгән 6 китап басылып чыга. Аерым темаларга бүленгән русча-татарча һәм татарча-русча биология сүзлекләре була бу. Аларда Кош, җәнлек, балык, бөҗәк атамалары, кеше анатомиясе кебек өлкәләр колачлап алынган. Бу сүзлекләр – фәнни телебезнең кадерле хәзинәсе.
Циановодород, яки циансутуар (аның судагы эремәсен синиль әчесе дип атыйлар) H-C≡N сызыкча төзелешле гади, зур булмаган молекуладан гыйбарәт. Азот атомы белән күмертуар атомы арасында – көчле өчле бәйләнеш, ә H-C бәйләнеше исә көчсезрәк, һәм аның гетеролитик өзелүе цианид анионы – CN– — барлыкка килүенә китерә.
Медицина өлкәсендә «нуленче авыру» дигән гадәти булмаган бер төшенчә бар. Бу төшенчәне, гадәттә, куркыныч эпидемияне башлап җибәрүче кешегә карата кулланалар, өстәвенә эпидемияне йөртүче үзен сау-сәламәт кеше кебек хис итә һәм бернинди дә уңайсызлыклар кичерми, ә аның якын-тирәсендәге кешеләрнең «кырылып» баруына шаккатасы гына кала. Мэри Маллон тарихтагы дан казанган иң билгеле «нуленче авыру»лардан санала, аны шулай ук … Тулысынча
Сезгә кайчан да булса «Турай» дип әйткәннәре яки ашаганда бөкрәеп утырган өчен орышканнары бармы? Моның кебек кисәтүләр безгә ошамаска да мөмкин, ләкин алар юкка гына ясалмый. Сезнең сын-гәүдәгез гәүдәгезнең һәр адымына, һәр хәрәкәтенә нигез булып тора, аның төрле стрессларга җайлашуы да яхшы сын-гәүдәгә бәйле. Текст «Мин татарча сөйләшәм — 2018» акциясе кысаларында Казан шәһәре Яңа … Тулысынча
Мароккога (Мәгърибкә) без олы бер төркем белән килдек. Кайсыбыз кайдан иде: бер өлешебез гарәп телен Казанда я университетта, я курсларга йөреп өйрәнүчеләр, икенче өлеше – Мәскәү һәм Петербург югары белем йортларыннан килүчеләр, өченчесе – Казакъстанлы дусларыбыз һәм инде калганнары – Әрмәнстандагы Ереван университеты вәкилләре, җитмәсә, Пятигорскида укучы ягымлы балкар һәм күптәннән гаиләсе белән Түмәнгә күченеп, … Тулысынча