Татар этимологиясе. Рифкать Әхмәтьянов

Рифкать Газизҗан улы Әхмәтьянов — татар теленең этимологик сүзлеген, татар-төрек һәм төрек-татар сүзлекләрен төзегән галим, тел белгесе, филология фәннәре докторы. Бу интервьюда ул үзенең фәнни эшчәнлеге, сүзлекне төзү һәм нәшер итү тарихы хакында сөйли.

Этимология (бор. грек. ἐτυμολογία — чынбарлык, сүзнең төп мəгънəсе) сүзләрнең тамырын белү дигәнне аңлата. Этимолоия белән Борынгы Грециядә якынча 1 гасырда кызыксына башлыйлар, фəлсәфәчеләр сүзгә мәгънә ничек салынуы хакында уйланалар.

Соңрак әлеге фән белән борынгы грекларның дәвамчылары ─ Рим галимнәре шөгыльләнә. Беренче сүзлекләр дә алар тарафыннан төзелә. Бу сүзлекләр нигездә фантазиягә корылган була. Дөрес, этимологиядә уйдырма фикерләр белдерү хәзер дә дәвам итә.

Мәсәлән, язучы Нурихан Фәттахның этимологик сүзлек дип аталырга хаклы китабы бар иде. Шунда ул татар сүзләре Греция, Рим, Ауропа телләре белән бер тамырдан чыккан дип раслап чыккан иде. Язучының дәвамчылары да табылды.

Сүзнең килеп чыгышы һәм мәгънә белдерүе белән борынгылар шактый шөгыльләнсәләр дә, бу юнәлеш әле озак вакыт фән буларак формалашмый.

Беренче этимологик сүзлекне Франциядә 19 гасырда чыгаралар. Шуннан соң мондый сүзлекләр Ауропада бер-бер артлы бастырыла башлый.

Россиядә беренче этимологик сүзлекләр тиз генә төзелми. 18 гасыр азагында аерым сүзләргә генә караган сүзлекләр чыга башлаган. Рус теленең тәүге этимологик сүзлекләренең берсе ─ Преображенскийның «Этимологический словарь русского языка» сүзлеге. Шунысы гаҗәп, әлеге хезмәт бездә хөрмәткә ия булмый, һәм чит илдә, Манчжуриядә (Кытай) яшәүче руслар тарафыннан бастырыла. Соңрак Макс Фасмер рус теленең зур этимологик сүзлегенең алман теленә тәрҗемәсен чыгара. Бүгенге көндә рус этимологиясенә караган сүзлекләрдән Фасмерныкынан да абруйлырагы юк.

Россиядә рус этимологиясе буенча бик күп сүзлекләр чыкты, ләкин бездә этимология фәненең бер проблемасы шунда булды ─ авторлар барытик «а» хәрефенә башланган сүзләрне тикшерәләр, моңа берәр, икешәр том багышлыйлар да ахырына кадәр җиткермиләр. Тәмамланган рус теленең этимология сүзлеге әлегә юк.

Бпрлык төрки халыклар арасында этимологик сүзлекләр төзүне татарлар башлый. Татар теленең этимологик сүзлекләре 18 гасырда да төзелә, әмма иң беренче зур, 2 томлык сүзлекнең авторы ─ А.Троянский.

Гомумән, татар теленең сүзлекләрен төзү озакка сузыла. Җамал Вәлиди әлеге эшне алып бара һәм «Татар теленең тулы сүзлеге»нең 2 томын бастыра (1927 ел һәм 1929 ел). Галим кулга алыну сәбәпле, соңгы 2 том нәшер ителми кала.

Үзем этимологик сүзлек белән укырга кергәч шөгыльләнә башладым, «Татар теленең этимология сүзлеге» темасына диплом эше яздым. Ул вакытта аны нәшер итеп булмады.

Соңрак тагын бер сүзлекне Башкортстанда Бельскоеда чыгармакчы идем. Төзелгән 4 томының 2 чыкты, һәм аның редакторы Төркиягә китеп барганнан соң, сүзлеккә кагылучы булмады.

Озак елларга бу эшчәнлек туктатылды. мине «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»н төзүгә җәлеп иттеләр.

Татар этимологисе сүзлегенең кыска вариантларын берничә тапкыр чыгардым. Беренче тулы сүзлек 2001 елда дөнья күрде. Аны нәшриятка 1991 елда биргән идем, анда 10 ел буе ятканнан соң гына, бастырылды. Шулай итеп, бүген, берәмтекләп җыйганнан соң, менә әлеге сүзлекне чыгаруга җитештек.

Этимология сүзлеген төзү авыр булганлыктан, моның белән кызыксынучылар булмаганлыктан, әлеге процесс бик озакка сузылды. Гомумән, әлеге сүзлекне чыгару шактый кыенлыклар белән барды. Беренчедән спонсор табарга кирәк булды, хөкүмәт акча бирмәде. Нәшер итү өчен акчаны Башкортстанда таптым.

Эльвира Зиннәтуллина, Алинә Галиәхмәтова, Булат Шәймиев әзерләде.

бастырырга





  • Damir Na

    Нурихан Фәттах Садри Максудиның дәвамчысы булып чыкты икесе дә лингвофрик булдылар.
    Н.Фәттахных романнары яхшы язылган иде : «Сызгыра торган уклар», «Ител суы ака торур» кебек , шуннан лигвофричествога күчеп авторитетын бетерде генә түгел ә татар милли аңына күп зыян салды ! Шулай ук С.Максуди да, Кемал заказы буенча, ялган этрусклар тарихын язып, ә менә чын тарихчы булган Зәки Вәлиди ялганны язырга баш тарткан, шуңа да Төркиядән куыла башлый…