Search Results for: һөнәр
XX гасырның урталары космонавтика белән бәйле зур хыяллар чоры була. Табигый, галәмне яуларга хыялланнучылар арасында татар кешеләре дә булмый түгел, тик нидер сәбәпле, алар турында бик аз сөйләнә. Без бу хатаны төзәтеп, сезне космонавтика үсешенә өлеш керткән кайбер татар шәхесләре белән таныштырырга булдык.
«Гыйльми мирас» шәлкемендә татар телендә бер гасыр элек дөнья күргән фәнни-популяр язмалар һәм дәреслекләр урнаштырыла. Игътибарыгызга данлыклы мәгърифәтче Әхмәтһади Максудиның панисламизм турында мәкаләсен тәкъдим итәбез. Панисламизм (Иттихад аһле ислам) Панисламизм – ул әһле исламның берләшүе димәктер. Европа газетларында бу сүздән бик нык куркалар һәм моңа каршы төрле чаралар алып баралар. Аларның фаразынча, бөтен дөньядагы 300 … Тулысынча
Каюм Насыйри үзе эшкәртеп, халыкка тәкъдим иткән «Әбүгалисина» повестенең төп каһарманы кебек: зирәк, тырыш, гыйлем сөючән шәхес. Җаны-тәне белән мәгърифәт таратырга тырышкан бу галимнең белем алу турында әйтеп калдырган нәсыйхәтләре бихисап. «Әхлак рисаләсе» хезмәтендә китерелгәнен исә сезнең игътибарга тәкъдим итәбез. И газиз бала! Агяһ бул, адәмгә иң әүвәл бигрәк кирәк вә бигрәк лазем нәрсә — … Тулысынча
Астрономнар бу вакыйганы – яңа гына төзелгән телескопның күк җисемнәре артыннан күзәтү башлавын – беренче яктылык дип атыйлар. Бу һәр җиһаз өчен дә бик мөһим санала. Ә инде берничә миллион доллар торучы катлаулы җиһазлар өчен хәтта дөньяның беренче йөзләрен чакырып, тәкъдим итү тантаналары да оештырыла. Әмма 2013 нче елны җәйге төнендә Солт-Лейк-Ситида беркем дә … Тулысынча
Гомәр Хәйям — Көнчыгышта туып үскән иң нәтиҗәле галимнәрнең берсе. Ул 1048 нче елның 18 нче маенда Иранда дөньяга килә. Ул шагыйрь, математик һәм фәлсәфәче буларак билгеле. Гомәр, әтисенең һөнәре буенча, чатыр (палатка) җитештереп чыгаручы мәгънәсендәге «Хәйям» кушаматын ала. Хәзер Истанбул шәһәренең бер районына да шул исем бирелгән. Хәйям календаре 1079 нчы елның 21 нче … Тулысынча
Сүзнең нәрсә хакында барганын төгәл аңлар өчен, кәефне, эмоциональ халәтне һәм эмоциональ реакцияне аерырга, төгәлрәк әйтсәк, эмоциональ тормышка кагылган төшенчәләрне аерырга кирәк. Реакцияләр – ул ниндидер эчке яисә тышкы вакыйгаларга җавап итеп, эмоциональ җирлекнең тиз үзгәрүе. Эмоциональ халәтләр берникадәр вакыт дәвере буена баралар, ә кәеф – ул тотрыклы эмоциональ характеристика. Кәефкә йогынты ясый торган … Тулысынча
Баш мие турында бизнес-тренингларда, уңышка омтылучылар өчен махсус популяр әдәбиятта һәм төрле масс-медиа чараларында хәзерге вакытта күп сөйлиләр. Әмма хәтта алар да безнең белән иткән органның ни дәрәҗәдә катлаулы булуын тулысынча ачыклап бетерми, дип яза The Guardian газетасы. Соңгы дүрт дистә елда исә уң һәм сул ярымшарларның кешенең сәләтенә ясый торган йогынтысы хакында да еш … Тулысынча
Медицинаның иң алдынгы һәм перспектив юнәлешләре турында күп сөйлиләр, күп язалар, күп бәхәсләшәләр. Тукыма инженериясе дә шундый темаларның берсе. Киләчәктә әлеге технология кеше сәламәтлеге белән бәйле бик күп проблемаларны хәл итә алачак. Ә бүген бу фән өлкәсе ничек яши? Аның нинди үзенчәлекләре бар? “Постнаука” проектыннан тәрҗемә ителгән мәкаләдә шул турында белә аласыз. Сүз уңаеннан, текстта очраган … Тулысынча