Татар этнографиясен өйрәнүгә керешкән беренче татарларның берсе — Каюм Насыйриның — язмаларыннан татарларда ашау-эчү гореф-гадәтләре турында текст белән танышырга тәкъдим итәбез. 100 ел элек татарларда туклану ничек оештырылган икән? Аш дигән сүз күп мәгънәдә истигъмаль кыйлына: аш бар мотлакан[1] ашый торган нәрсә мәгънәсендә; һәрни булса да ашарга ярый торган нәрсә. Мәсәлән, балчыкны аш дип әйтеп булмый, … Тулысынча
Search Results for: казан татарлары
Татарлар — Казакъстанда инде күптән урнашып яши башлаган диаспораларның берсе. Әлеге мәкалә исә татар халкының бу төбәктә таралып урнашу тарихына багышланган. Беренче күчеп утыру дулкыннарына, аларның юнәлешенә һәм мигрантларның составына игътибар бирелә. XX гасыр башында татарлар Казакъ даласының бөтен төбәкләрендә диярлек яшәгәннәр, сан буенча алар рус, казакъ һәм украиннардан гына калышканнар. Бүгенге көндә Казакъстан татарлары … Тулысынча
Каюм Насыйриның татар этнографиясенә кагылышлы язмаларыннан Казан татарларында йорт-җиргә караш турында текст белән танышырга тәкъдим итәбез. Шәһәр йорты Шәһәрдә вә калада торучы мөселманнарның йортлары-җирләре авыл халкының йортларына караганда күп пакизә[1] һәм аермасы бар. Моны һәркем дә беләдер. Әмма без әүвәлән бераз каләм тартаек шәһәр халкы хосусында. Бу шәһәрдә үз йорты булып, үз йорты белән торган … Тулысынча
Без татар тел белеменә үзләренең өлешләрен керткән, зур мирас калдырган күп кенә галимнәрне беләбез. Ә хәзер сүзебез тел галиме, фәннәр докторы, профессор Диләрә Гариф кызы Тумашева турында барачак. Диләрә Тумашева 1926 елның 19 июнендә Төмән шәһәрендә зыялы татар гаиләсендә дөньяга килә. Ул иртә әнисез кала. Әтисе Гариф Тумашев һөнәр мәктәбе (ремесленное училище) директоры була. Тик … Тулысынча
Әдһәм ага Тенишев кем ул дигән сорауга җавап бирергә теләсәң, бихисап күп эпитет һәм сыйфатларга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр буласың. Борынгы төрки сүзлек, дүрт томлык «Төрки телләрнең чагыштырма – тарихи грамматикасы», «Сары уйгур теле», «Уйгыр теленең диалектлары», «Салар теленең төзелеше» һ.б. хезмәтләре белән бөтен дөньядагы тюркология фәне үсешенә зур өлеш керткән, төрки телләр өлкәсендә дөньякүләм атаклы … Тулысынча
Якуп Чанышев Бөек Ватан сугышында катнашкан иң атаклы татар генералларының берсе. Алай гына да түгел, ул — гомерен тулысынча хәрби эшкә багышлаган шәхес. Борынгы Чаныш морзалары нәселе дәвамчысы кешелек тарихының иң куркыныч бәрелешләрендә – Беренче һәм Икенче дөнья сугышларында катнаша, инкыйлаб елларында Казанда совет хакимиятен урнаштырырга булыша. Якуп Җиһангир улы 1892 елның 27 февралендә, Стәрлетамак … Тулысынча
Монгол явына кадәрге дәвернең икенче яртысында Идел Болгарстаны мөселман галимнәрен һәм дин әһелләрен әзерли торган үзәкләрнең берсенә әверелә. Бу рольне ул XIII гасырда да югалтмый. Гарәп чыганакларында, мәсәлән, Болгарда укыган, аннары Анатолия һәм Сүриядә яшәгән бер гыйрак кешесе турында хәбәр ителә. Идел болгарлары арасында монгол яуларына кадәр үк исламның киң таралышы турындагы хәбәрләр итальян монахы … Тулысынча
IX—XIII гасырларда Иделдә беренче дәүләтләр берләшмәсе булып Идел Болгары оеша. Идел Болгары дәүләте йогынтысы астында хәзерге Урта Иделдә, Җаек алдында яшәүче чуваш, мари, ар, мукшылар да булганнар. X—XIII гасырларда Идел Болгары мәдәнияте, фәне Һәм дине үзенең үсешендә җитди үзгәрешләр кичерә. Башлангыч дәверендә аның нигезендә Төрки һәм Хәзәр каһанлыгы йолаларын үз эченә алган, башлыча төрки телле … Тулысынча