«Урбанизм» термины төрле фәннәрдә бер-берсе белән кисешә торган берничә төшенчәне үз эченә ала. Социология фәнендә урбанизмны өйрәнә башлауга галимнәрнең бер соравы сәбәпче була: зур тизлек белән үсә башлаган шәһәрләр кешенең үзаңына һәм яшәү рәвешенә нинди йогынты ясый? Энтони Гидденс белән Филип Саттон язган «Социологиянең төп төшенчәләре» китабында урбанизмның асылы, өйрәнүләрнең кыскача тарихы һәм хәзерге чорда актуальлеге кыскача аңлатыла.
Search Results for: грант
«Гыйлем» үзәгенең финанс хисабы. Тупланган иганә акчалары, грантлар һәм башка керемнәр, айлык чыгымнар күрсәтелгән. Google Җәдвәлдә карагыз
Татарлар — Казакъстанда инде күптән урнашып яши башлаган диаспораларның берсе. Әлеге мәкалә исә татар халкының бу төбәктә таралып урнашу тарихына багышланган. Беренче күчеп утыру дулкыннарына, аларның юнәлешенә һәм мигрантларның составына игътибар бирелә. XX гасыр башында татарлар Казакъ даласының бөтен төбәкләрендә диярлек яшәгәннәр, сан буенча алар рус, казакъ һәм украиннардан гына калышканнар. Бүгенге көндә Казакъстан татарлары … Тулысынча
Ирекле базар — дәүләт тыкшынуыннан, идарәсеннән, мәҗбүр итүе һәм көченнән азат булган базар (икътисади мәгънәдә). Ирекле базар тормыш, үсеш һәм чәчәк ату өчен таләп ителгән кыйммәтләр артыннан куганда гамәл иреген истә тота. Ирекле базарда кешеләр көч кулланмыйча гына җитештерү һәм материаль хәлләрен яхшырту өстендә эшли ала. Дәүләтнең бердәнбер бурычы — карак жуликларны тотарга, кешеләрне мошенниклардан … Тулысынча
Аскультура (cубкультура, асмәдәният) төшенчәсе өстенлек итүче мәдәният белән элемтәне өзмәгән, ләкин кайбер мөһим нокталарда аңардан аерылып үсеш алган мәдәният төрен белдерә. Аскультураның чыганагы әгъзаларының яшенә, килеп чыгышына, расасына, икътисади яктан биләгән сыйныфына, җенесенә нигезләнә ала, ә аскультураны билгеләгән элементлар гадәттә шул кешеләрнең эстетик, дини, һөнәри, сәяси һәм җенси карашларын чагылдыра. Бу иҗтимагый төркем яки сыйныфның … Тулысынча
Сугыш башланган вакытка бердәм милләт тәшкил иткән татар җәмгыяте дәүләти яктан бүлгәләнгән хәлдә кала. Гомуми саннары 5,5 миллионнан артып киткән татарларның 1,5 миллион чамасы Татарстан Автономияле Республикасында яши. Калганнары республика территориясеннән читтә, башлыча Россиянең Татарстан белән күрше булган Идел-Урал төбәге республикаларында һәм өлкәләрендә, Себердә, Урта Азиядә яшиләр. Татар җәмгыятенең бу сугышка мөнәсәбәтен һәрьяклап күз алдына китерү һәм татарларның аңа керткән өлешен тулырак ачыклау өчен татарлар җитәрлек дәрәҗәдә тупланып яшәгән барлык төбәкләрдәге материалларны өйрәнергә һәм гомумиләштерергә кирәк булыр иде. … Тулысынча