Бәхетебезгә, хәзер өй каршындагы агачта «сихерче себеркесе» ояласа, «Убырлы!», «Сихерче!» тамгалары тагып, өй хуҗаларын учакка ташламыйлар. Куркыныч «бәрәңге чумасы» да тарих битләрендә калды, он да ипигә әйләнер алдыннан төрле сынаулар аша уза (XX гасырның икенче яртысыннан башлап булса да). Ә үсемлекләр исә, адәмнәр һәм башка тереклек ияләре кебек үк, элек ничек авырган булсалар, һаман да шулай тын гына авырып торалар. Аларның хәлен аңларга төрле әгъзалары: яфрак-сабаклары, таҗлары, җимешләре һ.б. ярдәм итә, ә дәвалау ысулларын фитопатология фәне өйрәнә.
Search Results for: Су анасы
Циановодород, яки циансутуар (аның судагы эремәсен синиль әчесе дип атыйлар) H-C≡N сызыкча төзелешле гади, зур булмаган молекуладан гыйбарәт. Азот атомы белән күмертуар атомы арасында – көчле өчле бәйләнеш, ә H-C бәйләнеше исә көчсезрәк, һәм аның гетеролитик өзелүе цианид анионы – CN– — барлыкка килүенә китерә.
Инсультның сәбәбе нәрсәдә? Нинди симптомнардан аны танып белеп була? Медицинада бүгенге көндә аны дәвалауның нинди ысуллары гамәлгә кергән? Инсульт – баш (һәм арка) миендә кан әйләнеше бозылганнан килеп чыга, аның нәтиҗәсендә баш (йә арка) миенең бер өлеше һәлак була. Инсульт нәтиҗәсендә зарарланган ми өлеше белән бәйле билгеле бер яисә күп төрле функцияләр бозыла һәм әгъзаларның … Тулысынча
Габдулла Тукай үзеннән соң 10 меңнән артык шигъри юллар (400дән артык шигырь, 9 поэма) һәм 50 биткә якын проза әсәрләре (350 хикәя, очерк һәм истәлекләр) язып калдыра. Татар халкында бөек шагыйребезнең әсәрләрен белмәгән кеше юктыр. Без алар ярдәмендә үсәбез, тәрбияләнәбез. Балалар өчен 10 әсәр Габдулла Тукайның балалар өчен иҗат иткән шигырьләре шактый күп. Аларның күбесе … Тулысынча
Космик тугандашлык, дуслык, тигезлек һәм бәхет… «Ерак планетада» дигән озын хикәянең идея юнәлеше әнә шул. Автор бу хикәядә башка йолдыз системасындагы бер планетада һәлакәткә очраган космонавтларның ят цивилизация очратуы һәм шул дөнья вәкилләре белән элемтәгә кереп, дуслык мөнәсәбәтләре урнаштыру турында сөйли.
Китап басылуга өч гасыр диярлек вакыт узганнан соң Япония физиологы «Гулливер сәяхәте»ндәге хаталарны төзәткән, дип хәбәр итә The Journal of Physiological Sciences. «Гулливер сәяхәте»нең авторы Джонатан Свифт әсәрдә Гулливерга көн саен 1724 кәрлә ашаган ризык белән тукланырга туры килгән дип ассызыклый. Япония тикшеренүчесе исәпләвенчә, Гулливерга көненә 42 кәрләнең ризыгы белән туклану һәм Бробдингнегта яшәүче рационының 1/42 е дә җитә. Моннан тыш, галим кәрләләр һәм алыпларның гомер озынлыгын, йөрәк тибешенең ешлыгын, кан басымын һәм сулау хәрәкәтләренең ешлыгын да санап чыгарган.
Торнадолар – Җир йөзендә иң көчле һәм куркыныч өермәләр, аларда җилнең бөтерелү тизлеге сәгатенә 200 мильгә җитә ала. Дөньядагы иң көчле җил бу. Киңлеге берничә йөз метрга җиткән һава баганасы юлында очраган һәрнәрсәне суырып ала һәм үзе белән күчерә. Бу коточкыч циклоннар кайдан килеп чыгалар соң? Метеоролог Дҗәймс Спанн торнадоның «тормышы» хакында сөйли һәм иң четерекле … Тулысынча
Мароккога (Мәгърибкә) без олы бер төркем белән килдек. Кайсыбыз кайдан иде: бер өлешебез гарәп телен Казанда я университетта, я курсларга йөреп өйрәнүчеләр, икенче өлеше – Мәскәү һәм Петербург югары белем йортларыннан килүчеләр, өченчесе – Казакъстанлы дусларыбыз һәм инде калганнары – Әрмәнстандагы Ереван университеты вәкилләре, җитмәсә, Пятигорскида укучы ягымлы балкар һәм күптәннән гаиләсе белән Түмәнгә күченеп, … Тулысынча