Авыл сугышка коллективлаштыру белән башланган реформаны төгәлләмәгән хәлдә килеп керә. Моңа кадәр илне туендырып килгән хосусый крестьян хуҗалыклары бетерелгән була. Аларны алмаштырган колхоз һәм совхозлар әле ныгып өлгермәгән. Уйланылганча, алар дәүләт ихтыяҗларын гына түгел, колхозчы һәм совхоз эшчеләренең үз ихтыяҗларын да канәгатьләндерергә тиеш була. Чынбарлыкта исә, колхоз һәм совхозлар хәтта уңыш мул булган елларда да … Тулысынча
Search Results for: Авыл хуҗалыгы
Төньяк Каролина университеты тикшеренүчеләре социаль челтәрләрне анализлап, Аурупа ландшафтларының туристларны җәлеп итү дәрәҗәсе харитасын төзегәннәр. Бу хакта галимнәр Proceedings of the National Academy of Sciences журналында басылган язмада хәбәр итәләр. Ландшафтның кешеләр өчен бәһасен белү, дәүләткә турист һәм авыл хуҗалыгы сәясәтен дөрес төзү өчен мөһим. Илдә кайсы урыннарның популяр булуын белү хакимияткә аларны ял итү зоналарына … Тулысынча
Мисыр хөкүмәте барлык балаларны да түләүсез урта белем белән тәэмин итә, әмма түләүле хосусый мәктәпләр дә киң таралган күренеш. Мәгариф системасы үзәкләшкәнлеге белән аерылып тора. Мәктәпләрдә укыту программалары мәгариф министрлыгы тарафыннан билгеләнә. Бары Әл-Әзһар югары уку йортының мәктәпләрендә укыту тәртибе башка мәктәпләрдән аерылып тора, монда дөньяви фәннәргә гади мәктәпләрдәге кебек басым ясалмый – дини фәннәргә … Тулысынча
Соңгы ун мең ел эчендә, голоцен дәвере вакытында, якынча мең ярым вулкан атылган. Дөнья картасына карасак, бу янартауларның тигезле-тигезсез урнашуын күрәбез. Әйе, аларның төп өлеше континент кырыйларында, утраулы дугаларда һәм океан уртасындагы “тау тезмәләрендә” тора. Җир кабыгының ярылган урыннарында килеп чыккан вулканнар да бар. Мондыйларга, мәсәлән, Африка вулканнары керә. Билгеле булганча, хәзер анда, Эфиопиянең төп материктан … Тулысынча
Индустрия мәдәниятенең барлыкка килүе, сәнәгать инкыйлабының этаплары һәм җәмгыять структурасының үзгәрүе турында тарихчы Дмитрий Бовыкин сөйли. Сәнәгать инкыйлабы – кул хезмәте өстенлек иткән аграр икътисадтан, техника үсеш алган индустриаль җәмгыятькә күчү процессы. Бу процесс Англиядә 1740-1780 нче елларда башлана һәм соңыннан АКШка һәм Аурупаның башка дәүләтләренә тарала башлый. Сәнәгать инкыйлабы дигән атама соңга таба гына … Тулысынча
1236—1237 елларда Идел Болгарстаны монгол явыннан җимерелә. Шулай да, ул күпмедер күләмдә мөстәкыйльлек саклап, Алтын Урда дәүләтенә кушыла. XIV гасырда Алтын Урда дәүләте башкаласы Сарай күп мәгърифәтчеләр, галим-голәмаларне туплый. Көнчыгыш дәүләтләре белән элемтәләр яңадан торгызыла. Мәгърифәт мәчет кулында Җучи Олысында күпсанлы шәһәрләр барлыкка килә. Исламлашу белән шәһәрләр үсү тыгыз бәйләнештә була. Шуңа бәйле рәвештә сәүдә, … Тулысынча
Монгол явына кадәрге дәвернең икенче яртысында Идел Болгарстаны мөселман галимнәрен һәм дин әһелләрен әзерли торган үзәкләрнең берсенә әверелә. Бу рольне ул XIII гасырда да югалтмый. Гарәп чыганакларында, мәсәлән, Болгарда укыган, аннары Анатолия һәм Сүриядә яшәгән бер гыйрак кешесе турында хәбәр ителә. Идел болгарлары арасында монгол яуларына кадәр үк исламның киң таралышы турындагы хәбәрләр итальян монахы … Тулысынча
Төлкеләрнең атлау стратегиясе белән файдалануы әкиятләрдән ук билгеле: алар өч алымда Күмәчкәйне бетереп ташлыйлар, өч алымда куянның йортын яулап алалар, өч алымда көндәше бүрене нейтральләштерәләр. Әмма без аларның кешегә якыная баруын сизмибез дә. Төренең атамасыннан ук күренгәнчә, гади төлке – кешеләрнең иң күнегелгән юлдашларының берсе. Төлкеләр белән кешеләр арасында үзара кызыксыну бар. Һәм ул менә … Тулысынча
Кызганычка каршы, хәзерге көндә бик күп сораулар фәлсәфи яктан, тирән мәгьнә белән яисә киләчәккә бәйләнештә каралмыйлар шул. Бик еш матди һәм икътисади җаваплар өстенлек ала. Бу проблемалар телләр өйрәнүгә дә кагыла. Телләрне өйрәнгәндә бары дөньякүләм популяр, глобаль, еш кулланылышта була торган һәм бизнес, сәүдә һәм финанслар ягыннан файда китерә торган телләр генә сайлана. Моңа сәбәпләр … Тулысынча
Бер атна элек Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт премияләре белән бүләкләү турында Указга кул куйган иде. Татарстанның «Нобель премиясе» тарихчыга, биологларга, табибларга, авыл хуҗалыгы белгечләренә һәм нефтехимия галимнәренә тапшырылды. Кемнәр соң алар? 1. «Милек мәсьәләләре институты тарихы һәм фәлсәфәсе» дип аталган Хезмәтләр циклы өчен – Әгъдәс Борһанов (Агдас Бурганов), … Тулысынча